tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Балтыйк буе Сабан туенда катнашырга чакырды
Данис Шакиров Балтыйк буе Сабан туенда катнашырга чакырды

Данис Шакиров Балтыйк буе Сабан туенда катнашырга чакырды

Бүген, 29 мартта, Самара шәһәрендә чит илләрдәге ватандашлар белән эш тәҗрибәсе алмашу буенча түгәрәк өстәл уза. Онлайн форматтагы түгәрәк өстәл эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнаша.

Данис Шакиров чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул Татарстан Республикасының чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе һәм перспективалары мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе катнашучыларны Балтыйк буе Сабан туенда катнашырга чакырды. Милли бәйрәм 13 июльдә Калининград шәһәрендә узачак. Бәйрәмгә әзерлек эшләре бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*