tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит илләрдәге ватандашлар белән эш тәҗрибәсе алмашу буенча түгәрәк өстәл уза
Чит илләрдәге ватандашлар белән эш тәҗрибәсе алмашу буенча түгәрәк өстәл уза

Чит илләрдәге ватандашлар белән эш тәҗрибәсе алмашу буенча түгәрәк өстәл уза

Бүген, 29 мартта, Самара шәһәрендә чит илләрдәге ватандашлар белән эш тәҗрибәсе алмашу буенча түгәрәк өстәл уза. Оештыручылар булып Мәскәү шәһәренең тышкы икътисад һәм халыкара элемтәләр департаменты һәм Самар өлкәсе губернаторы хакимиятенең тышкы элемтәләр департаменты ярдәме белән «Мәскәү ватандашлар йорты» дәүләт автономияле учреждениесе тора.

Түгәрәк өстәл эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов онлайн форматта катнаша.

Данис Шакиров чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул Татарстан Республикасының чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе һәм перспективалары мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе киләчәк уеннары, БРИКС саммиты турында мәгълүмат бирде.

Райнур Хәсәнов чит илләрдәге яшь буын белән хезмәттәшлек итү һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәргән чаралар турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*