tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тугрылык өчен бүләк
Тугрылык өчен бүләк

Тугрылык өчен бүләк

19-22 мартта Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024” Бөтенроссия конкурсы узды. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән финалга чыккан 152 укытучы катнашты. Безнең Нижгар төбәге данын Камка мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Гөлнур Зиганшина яклады (фотода уңда). Ул күп еллар туган авылы Гри­бан мәктәбендә, авылда мәктәп ябылгач, Грибан укучыларына Янау мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан тәҗрибәле педагог.

Шундый дәрәҗәле конкурсның фи­налына чыгу, әлбәттә, җиңел булма­ган – дәрес уздыру, визит карточкасын онлайн рәвештә күрсәткән, порт­фолио җибәргән. Тырышканы юкка булмаган – Казанда узачак финалга чакыру алган. “Бөтен конкурс “Адым­нар” полилингваль мәктәбендә узды, аның каршындагы интернатта яшәдек тә. Конкурс кысаларында дәрес бир­дем, гаилә темасына багышланган класс сәгате уздырдым, коллегалар өчен остаханә оештырдым, мастер-класс күрсәттем. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Хадиуллинның, әти-әниләрнең, укучыларның сорауларына җавап бирдек. Безнең өчен мәдәни програм­ма да каралган иде – Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге атаклы театрларда булдык, мәркәзебезне карадык, ә иң мөһиме – үзара ара­лаштык, тәҗрибә уртаклаштык”, – дип сөйләде Гөлнур ханым.

Нәтиҗәдә, ул “Преданность профес­сии” номинациясендә җиңүче дип та­былган һәм Диплом белән бүләкләнгән. Ә“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024” исеменә Мәскәүнең 1186 номерлы татар мәктәбе укытучы­сы Альбина Валиева лаек дип табыл­ган (фотода сулда).

Без Гөлнур Фатеховнаны, Альбина Зинфировнаны ихластан котлыйбыз һәм бу җиңүләре соңгысы булмас дип ышанабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*