tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрында «Шан кызы» квест-спектакле премьерасы була
Кариев театрында «Шан кызы» квест-спектакле премьерасы була

Кариев театрында «Шан кызы» квест-спектакле премьерасы була

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шан кызы» (+6) дип исемләнгән квест-спектакль премьерасы булачак. Премьера 30 апрельдә 12.00, 14.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә була.

«Шан кызы» дастаны 882 елда язылган дип фаразлыйлар. Ягъни «Кыйссаи Йосыф»ка кадәр булган бик борынгы дастан дип исбат итәләр. Аның авторы – Шәмсетдин Тәрвил. Бик кызыклы әсәр. Бу әсәрне мин режиссерлык папкамда 20 ел саклаган идем, быел бу әсәрне сәхнәләштерергә «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партиясен мөмкинлек бирде. Ул унике бүлектән тора, бик катлаулы әсәр. Бу әсәрдән ике серияле фильм да төшерергә булыр иде», – диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов.

Аның әйтүенчә, дастанны ничек бар – шулай куеп булмый. «Без әсәрне балаларга көтелмәгән жанрда тәкъдим итәргә булдык: алар ябык бинада билгеле бер вакыт эчендә төрле биремнәрне үтәргә тиеш булалар. Ягъни без аны квест-спектакль буларак тәкъдим итәбез. Спектакльдә артистлар гына түгел, килгән тамашачылар сәхнәгә чыгып, катнаша. Өч баһадир-артист ун баланы сәхнәгә алып чыга, аларны борынгы киемнәргә киендерә, биремнәр башкарып, Шан кызын бергәләшеп азат итәргә тиеш була», – дип аңлатты театрның баш режиссеры.

«Хәзерге вакытта репетицияләр бара. Аллаһ боерса, бик кызыклы квест-спектакль булырга тора», – диде Ренат Әюпов һәм тамашачыларны премьерага чакырып калды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*