tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда – 12нче Республикакүләм ифтар
Бүген Казанда – 12нче Республикакүләм ифтар

Бүген Казанда – 12нче Республикакүләм ифтар

Бүген, 29нчы мартта, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 12нче Республикакүләм ифтар узачак. Оештыручылар кунаклар өчен ишекләрне сәг. 15.00-дә ачачак, ә ифтарга килә алмаучылар өчен Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсен YouTube-та “Татар-информ” каналында туры эфирда күрсәтеләчәк.

Республикакүләм ифтар кунакларын кабул итү сәг. 15.00-дән башлану куркынычсызлык чаралары көчәйтелүе һәм әлеге чарага килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылу белән бәйле. Катнашучыларның ифтар үткәрелү урынына алдан килүләре “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә керү юлында чиратлар барлыкка килүне булдырмый калырга һәм барлык кирәкле куркынычсызлык таләпләрен нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу вакыттан фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак.

Кабул ителгән чараларны аңлап һәм тиешле җаваплылык белән каравыгызны сорыйбыз. Сәг. 15.00-дән “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә барлык теләүчеләрне көтәбез!

Интернет челтәренә тоташучылар Республика ифтарына сәг. 16.50-дән, ягъни тантаналы ачылышка берничә минут кала кушыла ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы операторлары вакыйга урыныннан туры эфирда мәҗлес мохитен тапшырачак, сәхнәдәге төп манзараны һәм кунакларның чыгышларын, шулай ук меңләгән мөселман кешесенең җәмәгать булып Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп укыячак ахшам намазын күрсәтәчәк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*