Үз теле, гореф-гадәтләре булмаган халыклар бу дөньядан юкка чыга баралар. Мондый аяныч хәлгә юлыккан телләр, халыклар, милләтләр бик күп алар. Әмма безнең туган телебез – татар теленә мондый куркыныч әлегә янамый дип күкрәк киереп әйтергә була. 12 – 14 ноябрь көннәрендә үткәрелгән «Туган тел» форумы моның ачык мисалы.
Бөтенроссия «Туган тел» форумы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Форум эшендә Россиянең 30 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, галимнәр, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп җитәкчеләре, мәгариф белән идарә итү органнары, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре һәм татар мөселман дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре – барлыгы 800 кеше катнашты. Чара агымдагы елда оештырылган Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясенең беренче җыелышы буларак үткәрелде.
Форум эчтәлек ягыннан киң тарафлы, һәрбер укытучы, галим, фән эшлеклеләре өчен файдалы чараларга, актуаль сорауларга һәм урынлы җавапларга бай итеп оештырылган иде. Милләтебезнең, телебезнең никадәр үзенчәлекле, тарихи яктан бай булуын, гореф-гадәтләребезнең шәхес тәрбияләүдә никадәр зур урын биләвен күрсәтү өчен оештыручылар төрледән-төрле программалар төзегәннәр иде.
Форумның беренче көнендә Казан буйлап оештырылган экскурсия халкыбызның тарихын, гомумән, башка яктан ачарга ярдәм итте. Делегатларның күбесе моңарчы ишетмәгән-белмәгән күп яңалыклар белән таныштылар, китаплардан, рәсемнәрдән генә күреп белгән тарихи урыннарны үз күзләре белән күрә алдылар. Ә кичен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган “Идегәй” спектакле татар халкының инде ничә гасырлар буе ныгып килгән бер бөтен көч, ныклы рухлы халык булуын дәлилләде. Спектакль 12 – 13 гасырларда булган идарә итү системасын, яшәү кануннарын аңлаешлы итеп ачып салды. Тарихи яктан күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертелде.
Икенче көнне делегатлар халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре турында фикер алышты. Арча мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүче коллегаларыбыз инде күп кенә төбәкләрдә онытылып барган йолаларны янәдән торгызганнар. Дәресләрдә теория аңлату белән беррәттән халкыбызның йолалары, милли ризык әзерләү рәвеше, шәхес тәрбияләү үрнәкләрен күрсәттеләр. Форумда ассызыкланганча, бала, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, туган тел укытучыларының бурычы – әти-әниләргә татар халык йолаларының, телебезнең әһәмиятен аңлатудан гыйбарәт. Арча районы мәктәпләрендә шәхес тәрбияләү белән беррәтән, әти-әниләр белән дә актив эшчәнлек алып баралар.
Форумның өченче көне татар телен укытуга багышланган актуаль мәсьәләләргә, дискуссион чыгышларга бай булды. Монда һәр укытучы методик яктан үзенә күп кенә яңалык ачкандыр, дип уйлыйм. Белем һәм тәрбия бирүдә булган яңа алымнар, тәҗрибәләр һәм нәтиҗәләр белән Россиянең төрле төбәкләреннән килгән остазлар һәм мөгаллимнәр чыгыш ясадылар. Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбе дә игътибар үзәгендә булды. Мәктәп директоры Радик Рәфгать улы Газизовка Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның рәхмәте җиткерелде. Өлкәбездә башка милләт халыклары күп булса да, без татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яшибез. Туган телебезне балаларга өйрәтәбез, гаиләләрдә йолаларыбыз үтәлә. Россиянең 30 төбәгеннән килгән 800 делегат алдында мәктәбебез исеме телгә алыну – безнең өчен зур дәрәҗә! Эшләгән эшләребез, күрсәткән нәтиҗәләребез юкка гына булмаган. Димәк, без телсез балык булып дәрьяда калмаганбыз, тулы канлы халык без!
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы