Тверь шәһәренең Император Сарае Оранжереясында әдәби-музыкаль кичә булды.
«Чарада безнең автономия катнашты. Тамашачылар татар җырларын тыңлап, татар үзешчән сәнгать ансамбле башкаруындагы милли биюне карый алды», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кичәгә килүчеләр өчен язучы Алексей Зиннәтуллин Габдулла Тукай әсәрләрен сөйләгән. Барлык кунаклар өчен дә Император Сарае Оранжереясында экскурсия оештырылган.
Гадел Әхмәтҗанов