tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сөйли торган материя»
«Сөйли торган материя»

«Сөйли торган материя»

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 9 декабрьдә «Cәйдәш» мәдәни үзәгендә «Cөйли торган материя» шигъри-музыкаль кичәсе узачак.

Шигърият – Вакытның җан тибеше. Аның аша без беркайчан да җуелмый торган хакыйкатьләргә барып тоташабыз, хисләрнең, тойгыларның мәңгелек каршында көчсез булмавына инанабыз. «Сөйли торган материя» шигъри-музыкаль кичәсе Яңа заман татар поэзиясенең пульсына тоташтыра.

Сценарий авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
Куючы режиссёр: Резеда Гарипова

Иҗат төркеме: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин; Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова; М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Артём Пискунов; Зөлфәт Закиров; Илсаф Нәҗипов; пианист, композитор, халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина; халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Гардисламова, Айдар Абдрахимов, Алмас Хөсәенов, Владислав Уткин, Сәидә Миңнегалиева;  М. Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Наил Ибраһимов җитәкчелегендәге «Пантера» камера балеты.

Кичәне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов һәм Зилә Хәбибуллина алып баралар.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*