tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә үткәрде
Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә үткәрде

Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә үткәрде

Тверь шәһәренең Император Сарае Оранжереясында әдәби-музыкаль кичә булды.

«Чарада безнең автономия катнашты. Тамашачылар татар җырларын тыңлап, татар үзешчән сәнгать ансамбле башкаруындагы милли биюне карый алды», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичәгә килүчеләр өчен язучы Алексей Зиннәтуллин Габдулла Тукай әсәрләрен сөйләгән. Барлык кунаклар өчен дә Император Сарае Оранжереясында экскурсия оештырылган.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*