tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Хәсән Туфан турында спектакль күрсәтеләчәк
Казанда Хәсән Туфан турында спектакль күрсәтеләчәк

Казанда Хәсән Туфан турында спектакль күрсәтеләчәк

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Свет далекой звезды» спектакленең премьерасы булачак. Спектакль рус телендә булачак. Сәхнә әсәре татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты турында сөйләячәк. Спектакльның режиссеры — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин.

«Спектакль биографик түгел. Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты аша репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗат әһелләренең язмышын күрсәтергә телибез», — дип сөйләде Заһидуллин.

Әлеге спектакльне татар телендә дә куярга планлаштыралар.

Сәхнәгә куючы рәссам – Асель Исмәгыйлева. Композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин.

Спектакльдә «Созвездие-Йолдызлык» театры артистлары, Казан һәм Мәскәү иҗат вузларын тәмамлаучылар катнаша.

Спектакленең премьерасы 9 һәм 12 декабрьдә 19.00 сәгатьтә булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*