Ватанны яклаучылар көне алдыннан Түбән Новгород өлкәсенең Актук һәм Чүмбәли авыллары арасында урнашкан “Сары саз” күле ярында Кызыл Октябрь районы Яшьләр палатасының беренче рәисе Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган ХI биатлон турниры узды. Аны Рөстәмнең якын дусты Рәүф Ваһапов әйдәп баруында мәгариф һәм яшьләр эше комитеты, спорт бүлеге, Уразавылның өстәмә белем бирү үзәге, Семочкидан мәрхүмнең туганнары оештырды.
Быел ярышларда катнашырга 15 команда теләк белдерде. Стартка “Уразавыл” уку үзәге, Уразавыл һәм Зур Рбишча мәктәпләре, Чүмбәли, Семочки, Салган, Маресево, Кече Рбишча авыллары, Сечен һәм Сергач округы чаңгычылары басты.
Гадәттәгечә, ярышлар дүрт этаптан торган эстафета формасында үтте. Һәр этап 3 км дистанцияне һәм бер ату чиген тәшкил итте.
Трассаның беренче метрларыннан ук лидерлыкны күрше җирлекләрдән килгән командалар алды һәм призлы урыннарны үзара бүлеште. Быел җиңүгә Сеченның яшүсмер кызлар командасы иреште. Алар авылдаш ир-атлар квартетыннан атуда да остарак, йөгерүдә дә тизрәк булды. Өченче урынны турнирга беренче тапкыр килгән Сергач чаңгычылары яулады. Даими призерлар сафында булган кочкопожарлылар бу юлы пьедесталдан төшеп калды. Дистанциядә тиз йөгерсәләр дә, уңышсыз атулары тырышлыкларын юкка чыгарды.
Кызыл Октябрь округының кайбер командаларын да хуплап үтик. Мәсәлән, берничә ел рәттән Кече Рбишча авылы данын аталы-уллы Мөхәммәт һәм Гаяз Айсиннар яклый. Алар икесе дә бердән ике этап узды. Укучыларына сәламәт яшәү рәвеше үрнәген күрсәтеп, бу көнне директор Гөлнара Фәхретдинова җитәкчелегендә Зур Рбишча мәктәбенең укытучылары да чаңгыга басты. Ә Уразавыл мәктәбе укучыларыннан хәтта өч команда чыгыш ясады.
Эстафета узучылар оештыручылар тарафыннан кайгыртылган милли ризыклар, казанда пешергән пылау белән тамак ялгады, кайнар чәй эчеп җылынды. Соңгысы бик урынлы булды, чөнки һава торышы, һәр елдагыча, катнашучыларны җилле суык белән сынады.
Йомгаклау тантанасында Рәүф Надыйрович мәрхүм дустын яд итеп килгән спортчыларга, турнирны оештырырга булышучыларга рәхмәтләрен ирештерде.
“Бүгенге ярышларның максаты җиңү түгел, ә очрашу, үзара аралашу иде. Һәр катнашучы үз дистанциясен узып, Рөстәмне искә алды. Шуңа сезгә ихтирамыбыз һәм рәхмәтебез чиксез. Аның турында җылы сүзләрегез рухына хәтем-дога булып барсын иде. Киләсе елларда да шулай бергәләп биатлон турнирына җыелырга насыйп булсын”, – диде ул.
Гадәттәгечә, бу юлы да бер команда да бүләксез калмады. Рәүф Надыйрович, округның җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов, Рөстәмнең туганнары Ринат Саярович һәм Елена Александровна командаларга грамоталар, татлы һәм истәлекле бүләкләр, ә призерларга кубоклар һәм медальләр тапшырды.
2024 ел турнирында беренче тапкыр Кызыл Октябрь округы командалары арасында призерлар билгеләнде. Беренче урынны Маресево чаңгычылары яулады, икенчедә – Зур Рбишча мәктәбе укучылары, өченчедә – Кече Рбишча командасы.
Шулай ук аерым бүләкләр белән турнирны оештырырга булышучы волонтерлар һәм ярышларның иң яшь (Уразавыл мәктәбеннән Самира Арибҗанова) һәм иң олы (Кочко-Пожардан Мидихат Бәдретдинов) катнашучылар билгеләнеп үтелде.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы