tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум делегатлары Кукмара районының Зур Сәрдек авылында булды
Форум делегатлары Кукмара районының Зур Сәрдек авылында булды

Форум делегатлары Кукмара районының Зур Сәрдек авылында булды

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумының өченче көне Кукмара районында дәвам итә. Делегатлар берничә юнәлешкә бүленеп райондагы авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек, фермерлык хуҗалыклары, эшмәкәрлек барышы белән танышалар.

Россия төбәкләреннән килгән эшмәкәрләрнең бер төркеме Зур Сәрдек авылында булды. Биредә аларны авыл тарихы белән таныштырдылар. Авылның киләчәге – ул яшьләр. Кунакларга биредәге гимназия һәм андагы белем бирү системасы турында сөйләделәр. Уку йортында төрле түгәрәкләр эшләп килә. Робототехника өлкәсендәге эшчәнлек тә җәелдерелә. Моңа мисал итеп, 3D ярдәмендә ясалган “милли үрнәк” төрләре һәм башка төрле эшләнмәләр күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

Әлеге мәктәпне шушы авылда туган Социалистик Хезмәт Герое Камил Шамилов салдырган. Ул 1943 нче елдан полк улы булып сугыш юлын уза. 1959-80 елларда “Коммунизмга” колхозы рәисе булып эшли. Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*