tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшмәкәрләре «Кукмара металл савыт-саба заводы» белән танышты
Татар эшмәкәрләре «Кукмара металл савыт-саба заводы» белән танышты

Татар эшмәкәрләре «Кукмара металл савыт-саба заводы» белән танышты

XII Бөтенроссия татар авыллары форумы делегатларының бер төркеме Кукмара районының Манзарас авылында булдылар. Башта кунаклар авыл мәктәбенә килде һәм биредәге уку-укыту эшчәнлеге, түгәрәкләр эше белән таныштылар. Укучылар үзләренең уңышлары турында сөйләде, кул эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә дә тәкъдим иттеләр.

Форум делегатлары «Кукмара металл савыт-саба заводы»нда да кунакта булды. Аларны завод директоры Азат Заһидуллин каршы алды һәм үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*