tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә спорт ярышлары узды
Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә спорт ярышлары узды

Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә спорт ярышлары узды

Ватанны яклаучылар көне алдыннан Түбән Новгород өлкәсенең Актук һәм Чүмбәли авыллары арасында ур­нашкан “Сары саз” күле ярында Кызыл Октябрь районы Яшьләр палатасының беренче рәисе Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган ХI биатлон турниры узды. Аны Рөстәмнең якын дусты Рәүф Ваһапов әйдәп баруында мәгариф һәм яшьләр эше комитеты, спорт бүлеге, Уразавылның өстәмә белем бирү үзәге, Семочкидан мәрхүмнең туганнары оештырды.

Быел ярышларда катна­шырга 15 команда теләк бел­дерде. Стартка “Уразавыл” уку үзәге, Уразавыл һәм Зур Рбишча мәктәпләре, Чүмбәли, Семочки, Салган, Маресево, Кече Рбиш­ча авыллары, Сечен һәм Сергач округы чаңгычылары басты.

Гадәттәгечә, ярышлар дүрт этаптан торган эстафета фор­масында үтте. Һәр этап 3 км дистанцияне һәм бер ату чиген тәшкил итте.

Трассаның беренче метрла­рыннан ук лидерлыкны күрше җирлекләрдән килгән команда­лар алды һәм призлы урыннар­ны үзара бүлеште. Быел җиңүгә Сеченның яшүсмер кызлар ко­мандасы иреште. Алар авыл­даш ир-атлар квартетыннан атуда да остарак, йөгерүдә дә тизрәк булды. Өченче урынны турнирга беренче тапкыр килгән Сергач чаңгычылары яулады. Даими призерлар сафында бул­ган кочкопожарлылар бу юлы пьедесталдан төшеп калды. Дистанциядә тиз йөгерсәләр дә, уңышсыз атулары тырышлыкла­рын юкка чыгарды.

Кызыл Октябрь округының кайбер командаларын да ху­плап үтик. Мәсәлән, берничә ел рәттән Кече Рбишча авылы да­нын аталы-уллы Мөхәммәт һәм Гаяз Айсиннар яклый. Алар ике­се дә бердән ике этап узды. Уку­чыларына сәламәт яшәү рәвеше үрнәген күрсәтеп, бу көнне ди­ректор Гөлнара Фәхретдинова җитәкчелегендә Зур Рбишча мәктәбенең укытучылары да чаңгыга басты. Ә Уразавыл мәктәбе укучыларыннан хәтта өч команда чыгыш ясады.

Эстафета узучылар оештыру­чылар тарафыннан кайгыртыл­ган милли ризыклар, казанда пешергән пылау белән тамак ял­гады, кайнар чәй эчеп җылынды. Соңгысы бик урынлы булды, чөнки һава торышы, һәр елдагы­ча, катнашучыларны җилле суык белән сынады.

Йомгаклау тантанасында Рәүф Надыйрович мәрхүм дустын яд итеп килгән спортчыларга, тур­нирны оештырырга булышучы­ларга рәхмәтләрен ирештерде.

“Бүгенге ярышларның макса­ты җиңү түгел, ә очрашу, үзара аралашу иде. Һәр катнашучы үз дистанциясен узып, Рөстәмне искә алды. Шуңа сезгә ихтира­мыбыз һәм рәхмәтебез чиксез. Аның турында җылы сүзләрегез рухына хәтем-дога булып бар­сын иде. Киләсе елларда да шулай бергәләп биатлон турни­рына җыелырга насыйп булсын”, – диде ул.

Гадәттәгечә, бу юлы да бер команда да бүләксез калмады. Рәүф Надыйрович, округның җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов, Рөстәмнең туганнары Ринат Саярович һәм Елена Александровна коман­даларга грамоталар, татлы һәм истәлекле бүләкләр, ә призер­ларга кубоклар һәм медальләр тапшырды.

2024 ел турнирында берен­че тапкыр Кызыл Октябрь округы командалары арасын­да призерлар билгеләнде. Беренче урынны Маре­сево чаңгычылары яула­ды, икенчедә – Зур Рбишча мәктәбе укучылары, өченчедә – Кече Рбишча командасы.

Шулай ук аерым бүләкләр белән турнирны оештырыр­га булышучы волонтерлар һәм ярышларның иң яшь (Уразавыл мәктәбеннән Са­мира Арибҗанова) һәм иң олы (Кочко-Пожардан Мидихат Бәдретдинов) катнашучылар билгеләнеп үтелде.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*