tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Кукмара районында дәвам итә
Бүген XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Кукмара районында дәвам итә

Бүген XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Кукмара районында дәвам итә

4-6 нчы март көннәрендә Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Бүген делегатлар Кукмара районында булачак. Көн дәвамында алар биредәге татар авылларының комплекслы үсеше белән таныша һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карый.

Кукмара муниципаль районына барлыгы алты маршрут билгеләнгән. Кукмара районына бару очраклы  түгел, ул республиканың алдынгы районнарының берсе. Сөт җитештерү буенча рекордлы күрсәткечләргә (көненә 300 тонна сөт) ирешеп, Кукмара районы 2020 елда иң беренчеләрдән булып  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» махсус ордены белән бүләкләнде. Һәм район ел саен югары дәрәҗәдә Бөтенроссия авыл Сабан туйларының төп оештыручыларның берсе булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*