1990 елның ахырыннан башлап бүгенгесе көнгә кадәр атна саен Нижгар татарлары елъязмасын алып барган “Туган як” газетасы 7 декабрьдә 33 яшен тутырды.
Шул вакыт эчендә ул башта 8, аннары 12 битле һәм яртылаш төсле булып, 1710 тапкыр дөнья күрде. Ә 2011 елдан “Туган як” белән айга бер тапкыр Татарстан хөкүмәтенең Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә рухи күчтәнәче булган “Без – бергә” газетасы да кадерле укучыбызга барып ирешә башлады.
Өлкә хөкүмәте канаты астында чыгып килгән “Туган як” газетасы хакында, аның тарихы турында сөйләгәндә, газетабызның бүгенге яшәеше, мәгълүмат кырында лаеклы урын алып торганы өчен без беренче редакторларыбыз Рифат ага Ибраһимов белән Рауф абый Абдуллинга рәхмәтле. “Туган як”ның туган көнендә хөрмәтле остазларыбызны җылы искә алуыбыз аларга хәтем-дога булып барсын да, рухларын шат итсен иде.
Әлбәттә, ана телебезне, хак динебезне һәм милли мәдәниятебезне саклап үстерүгә шундый зур һәм нәтиҗәле мөмкинлек тудырганы өчен өлкә хөкүмәтенә, бу юнәлештә һәрьяклап эчкерсез ярдәм күрсәтеп килгән Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Республикасы хөкүмәтенә тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
Аллаһыга мең шөкер, татарлар күмәк яшәгән округ җитәкчеләре, төбәгебездәге милли һәм мәдәни иҗтимагый оешмалар, Түбән Новгород өлкәсе һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре, авыл мәхәлләләре, җәмәгать эшлеклеләре белән дустанә мөгамәләдә торып, газиз халкыбыз һәм милләтебез файдасына сыйфатлы һәм үтемле хезмәт куярга тырышабыз. Хәер, моның өчен бөтен шартлар тудырылган, ә иң мөһиме – редакциядә һөнәрләрен яратып башкаручы тәҗрибәле һәм профессиональ коллектив тупланган. Һәм без барыбыз да үз хезмәтебезнең җаваплылыгын, аның халкыбызга булган әһәмиятен яхшы аңлыйбыз, төп байлыгыбыз дип укучыларыбызны саныйбыз, шуңа газетаның тиражын саклап калу өчен нык тырышабыз һәм бу юнәлештә татар җанлы милләттәшләребезгә ышанабыз, хәлле һәм мәрхәмәтле дусларыбызга да таянабыз. Мәсәлән, шул көннәрдә генә Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил Әнәсович Нуриманов киләсе елның беренче яртысына өлкә татар автономиясенең яшьләренә һәм активистларына (барлыгы 42 данә) “Туган як” газетасына подписка бүләк итте. Россия мөселманнары Диния нәзарәте идарәсенә, шәхсән мөфти шәех Равил Гайнетдинга зур рәхмәт, 50 данә “Туган як” газетасы күптән инде атна саен Мәскәү Җәмигъ мәчетенә барып тора.
Төбәгебездәге барлык татар эшмәкәрләре һәм фермерлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм түрәләр һич югында үзләре генә дә “Туган як”ка язылган очракта, бәлки бердәнбер өлкә татарлары газетасына тираж туплау, аны саклап калу мондый ук мөшкел һәм катлаулы проблемага әверелмәс тә иде.
Бергә булсак, “Туган як” югалмас!
Милли үзаңыбыз да – уалмас!
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.