tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь шәһәрендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды
Пермь шәһәрендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Пермь шәһәрендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь шәһәрендә. Бүген ул XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырышта шулай ук Пермь крае губернаторы Администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Смертин, Барда муниципаль районы башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае губернаторы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Леонид Политов, Хөкүмәт рәисе урынбасары – Пермь краеның сәнәгать һәм сәүдә министры Алексей Чибисов, Пермь крае мәдәният министры Алла Платонова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Утырышта катнашучыларны Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсенең Малмыж районы кабул итәчәк.

Биредә «Россия рекорды» проектын гамәлгә ашыру, Сабантуйны үткәрү концепциясе, бәйрәмнең мәдәни программасы һәм инфраструктураның чараны уздыруга әзерлеге турында сүз барды.

XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе 14-15 июнь көннәрендә узачак. Баш батырга Татарстан Рәисе бүләге – автомобиль.

Алия Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*