tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “Туган як” газетасы чыга башлауга 33 ел тулды
Түбән Новгород өлкәсендә “Туган як” газетасы чыга башлауга 33 ел тулды

Түбән Новгород өлкәсендә “Туган як” газетасы чыга башлауга 33 ел тулды

1990 елның ахырыннан баш­лап бүгенгесе көнгә кадәр атна саен Нижгар татарлары елъяз­масын алып барган “Туган як” газетасы 7 декабрьдә 33 яшен тутырды.

Шул вакыт эчендә ул башта 8, аннары 12 битле һәм яртылаш төсле булып, 1710 тапкыр дөнья күрде. Ә 2011 елдан “Туган як” белән айга бер тапкыр Татарстан хөкүмәтенең Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә рухи күчтәнәче булган “Без – бергә” га­зетасы да кадерле укучыбызга ба­рып ирешә башлады.

Өлкә хөкүмәте канаты астында чыгып килгән “Туган як” газетасы хакында, аның тарихы турын­да сөйләгәндә, газетабызның бүгенге яшәеше, мәгълүмат кы­рында лаеклы урын алып торганы өчен без берен­че редакторларыбыз Рифат ага Ибраһимов белән Рауф абый Аб­дуллинга рәхмәтле. “Туган як”ның туган көнендә хөрмәтле остаз­ларыбызны җылы искә алуыбыз аларга хәтем-дога булып барсын да, рухларын шат итсен иде.

Әлбәттә, ана телебезне, хак дине­безне һәм милли мәдәниятебезне саклап үстерүгә шундый зур һәм нәтиҗәле мөмкинлек тудырга­ны өчен өлкә хөкүмәтенә, бу юнәлештә һәрьяклап эчкерсез ярдәм күрсәтеп килгән Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Респу­бликасы хөкүмәтенә тирән ихти­рамыбызны белдерәбез.

Аллаһыга мең шөкер, татарлар күмәк яшәгән округ җитәкчеләре, төбәгебездәге милли һәм мәдәни иҗтимагый оешмалар, Түбән Новгород өлкәсе һәм Рос­сия мөселманнары Диния нәзарәтләре, авыл мәхәлләләре, җәмәгать эшлеклеләре белән дустанә мөгамәләдә торып, газиз халкыбыз һәм милләтебез фай­дасына сыйфатлы һәм үтемле хезмәт куярга тырышабыз. Хәер, моның өчен бөтен шартлар туды­рылган, ә иң мөһиме – редакциядә һөнәрләрен яратып башкаручы тәҗрибәле һәм профессиональ коллектив тупланган. Һәм без барыбыз да үз хезмәтебезнең җаваплылыгын, аның халкыбызга булган әһәмиятен яхшы аңлыйбыз, төп байлыгыбыз дип укучылары­бызны саныйбыз, шуңа газетаның тиражын саклап калу өчен нык тырышабыз һәм бу юнәлештә та­тар җанлы милләттәшләребезгә ышанабыз, хәлле һәм мәрхәмәтле дусларыбызга да таяна­быз. Мәсәлән, шул көннәрдә генә Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил Әнәсович Ну­риманов киләсе елның беренче яртысы­на өлкә татар автономиясенең яшьләренә һәм активистларына (барлыгы 42 данә) “Туган як” га­зетасына подписка бүләк итте. Россия мөселманнары Диния нәзарәте идарәсенә, шәхсән мөфти шәех Равил Гайнетдин­га зур рәхмәт, 50 данә “Туган як” газетасы күптән инде атна саен Мәскәү Җәмигъ мәчетенә барып тора.

Төбәгебездәге барлык татар эшмәкәрләре һәм фермерлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм түрәләр һич югында үзләре генә дә “Туган як”ка язылган очракта, бәлки бердәнбер өлкә татарлары газета­сына тираж туплау, аны саклап калу мондый ук мөшкел һәм катлаулы проблемага әверелмәс тә иде.

Бергә булсак, “Туган як” югалмас!

Милли үзаңыбыз да – уалмас!

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*