tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Билгесез солдат көне
Билгесез солдат көне

Билгесез солдат көне

Россиядә билгеләп үтелгән Билгесез солдат көне алдыннан Зур Чирекле урта мәктәбенең мәгълүмат-китапханә үзәгендә “Билгесез солдат, без сине онытмыйбыз” дип исемләнгән Батырлык дәресе узды. Анда 5Б классы укучылары катнашты.

Әлеге чарада балалар шушы истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәче “Билгесез солдат кабере” дип аталган мемориал турында тәфсилләп сөйләде. Бүген без илебез территориясендә һәм башка дәүләтләрдә батырларча һәлак булган совет һәм Россия сугышчыларын искә алабыз, аларның тиңдәшсез геройлыгы алдында түбәнчелек белән башыбызны иябез, диде ул. Бөек сугышларга багышланган документаль китаплар, илебезнең төрле шәһәрләрендә урнашкан Билгесез солдат каберенең рәсемнәре балаларда зур кызыксыну тудырды. Алар Ульяновск өлкәсенең Николаевка районыннан Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбыз турында мәгълүматлар урын алган Хәтер китабын кызыксынып һәм горурлык хисе белән карадылар. Бу китапта безнең Зур Чирекле авылы геройларының исем-фамилияләре дә язылган. Димәк, авылдашларыбыз фашистлар Германиясен җиңүгә зур өлеш керткән. Патриотик чара уңаеннан “Синең батырлыгың үлемсез” дип аталучы китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

А.Х.Сулейманова, Ф.Х.Бирюкова, М.А.Куликова, Н.Х.Темербулатова,

Зур Чирекле урта мәктәбе укытучылары.

Источник: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*