«Җәлил укулары» IV Халыкара әдәби бәйгесенә старт әле узган елның ноябрь аенда ук бирелгән иде. Аның максатлары һәм бурычлары, шартлары һәм үткәрү тәртибе күрсәтелгән нигезләмәне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев раслады.
Короновирус инфекциясе таралуын булдырмау, шулай ук халыкның тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатларында, бу бәйге дә дистанцион форматта уздырылды. Ул сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә.
Ә аның максаты һәм бурычы түбәндәгеләреннән гыйбарәт:
– Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә ярдәм итү;
– Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру;
– фронтовик язучылар иҗатына кызыксынуны арттыру;
– яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү;
– иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
– сәнгатьле уку осталыгын камилләштерүдә укучыларга шартлар тудыру;
– әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү;
– әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.
Әлеге бәйгене БТК Татарстанның мәгариф, фән һәм мәдәният министрлыклары, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Язучылар берлеге белән бергә оештырса, урыннарда бу бурыч, гадәттә, җирле иҗтимагый оешмаларга йөкләнә. Инде менә берничә ел рәттән, “Муса Җәлил укулары”н безнең Түбән Новгород өлкәсендә Сергачтагы Татар милли үзәге Татар радиосы белән берлектә уңышлы уздырып килә.
Советлар Срюзы Герое Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләргә быелгы бәйгедә 46 мәктәп укучысы теләк белдерде һәм араларыннан иң яхшы шигырь сөйләүчеләрнең чыгышлары Татар радиосы эфирында яңгырады. Һәм нәкъ шулар төбәк этабын узып, зональ конкурска да чыктылар. Мәсәлән, Зур Рбишча мәктәбеннән Хәния Нуриева (фотода) белән Альмира Билялованы, Семочкидан Ләйсән Яруллина белән Альбина Хәйретдинованы, Татар Моклокасыннан Җәмилә Кукаева белән Рената Бәдретдинованы, Сафаҗайдан Сылу Сафиуллина белән Сергачтан Регина Соколованы зональ турның җиңүчеләре дип әйтергә мөмкин. Ә шулар арасыннан Хәния Нуриева хәтта әлеге Халыкара конкурсының Бөтенроссия дәрәҗәсендәге финал өлешендә өченче урынны яулады. Шушы форсаттан файдаланып, Хәнияне һәм аны бәйгегә әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файлә ханым Таҗетдинованы ихластан иҗади казанышлары белән кайнар котлыйм!” – дип сөйләде Татар милли үзәге һәм җирле Татар радиосы директоры Фәрит Аймалетдинов.
Фәрит Лотфулла улы ассызыклап үткәнчә, “Җәлил укулары” бәйгесендә чыгыш ясарга батырчылык иткән һәркем – катнашучы, ә уңышларга ирешүчеләр – җиңүче дипломнары белән бүләкләнәчәк. «Без бу күңелле миссияне Муса Җәлилнең туган көнендә (15 февраль) үтәргә җыенабыз», – дип тә өстәде ул.
Шәхсән без дә бу бәйгедә катнашкан һәрбер укучыга, балаларда ана телебезгә кадер-хөрмәт уяткан татар теле укытучыларына олы рәхмәтләребезне ирештерәбез, чөнки бөек татар шагыйрьләре белән күренекле татар язучыларын татар авылларыннан йөреп рус мәктәпләрендә белем алучы татар балалары белми диярлек. Шуңа төбәгебездә санаулы гына калган 5-6 мәктәптә булса да Әлифба укытылсын иде, чөнки татарчаны өйрәнүгә ул төп ачкыч булып тора.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы