tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейга килүчеләр Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен күрәчәкләр
Милли музейга килүчеләр Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен күрәчәкләр

Милли музейга килүчеләр Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен күрәчәкләр

15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә (1906-1944), Татарстан Республикасы Милли музеенда традиция буенча Төп нөсхә көне узачак. Музей фондларыннан Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре – шигырьләренең чын нөсхәсен чыгарачаклар. Бу көнне генә Казан халкы һәм кунаклары могҗизалы итеп сакланып калган һәм безгә килеп җиткән иң кыйммәтле раритетны күрә алачак.

Ел саен Моабит дәфтәрләрен чыгару өчен Татарстанның танылган кешеләре чакырыла. Быел бу хокук Габдулла Кариев исемендәге театр директоры, шагыйрә, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Луиза Янсуарга биреләчәк.

Тантаналы чарада республиканың күренекле мәдәният эшлеклеләре катнашачак. 1 Май мәйданында Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу булачак. Милли музейда Казан театр училищесы студентлары башкаруында герой-шагыйрь шигырьләре яңгыраячак.

Музыкантлар – М.Җәлил исемендәге премия лауреатлары: виолончелист, композитор, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры Ильяс Камалов һәм скрипкачы, Галиәскәр Камал исемендәге Татар академия театры артисты Динә Закирова чыгыш ясаячак.

Бу көнне музейга керү ирекле, барлык теләүчеләр чакырыла.

Төп нөсхә көне программасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*