tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты
Данис Шакиров Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Данис Шакиров Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Саратов өлкәсенә эшлекле сәфәр кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Биредә БТК Башкарма комитетының 2021 елдагы эшенчәнлегенә йомгак ясалды, 2022 елга эш планы һәм бурычлары хакында сүз барды.

Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Саратов өлкәсенең эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры Наталья Трошина һәм “Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы советы рәисе, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Камил Аблязов мөрәҗәгать итте. Ул үз чыгышында татар халкының тарихына, катлаулы язмышына тукталды һәм өлкәдә яшәүче милләттәшләребез хакында сөйләде.

Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. БТК Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, федераль округлардагы милләттәшләр белән очрашулар 2018 елдан бирле үткәрелеп килә һәм төбәкләрдә татар иҗтимагый оешмалары белән уңышлы хезмәттәшлек итүнең нигезе булып тора.

Онлайн режимда узган очрашуда БТК Башкарма комитетының бүлек мөдирләре чыгыш ясады. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашучыларны гамәлдәге проектлар белән таныштырды: алар арасында “Җәлил укулары” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе, “Идел йорт” төбәкара театр коллективлары конкурсы һ. б.

Моннан тыш, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге, “Татарча диктант”, “Татар кызы”, “Татарча КВН” кебек проектлар, БТК уздыра торган конкурслар һ.б. турында сүз барды.

Очрашуда шулай ук Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Шулай ук биредә татар иҗтимагый оешмалары активистларын бүләкләү чарасы узды. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә Г.Радаев исемендәге татар гимназиясенә интерактив такта алу өчен сертификат бүләк ителде.

Программа Татарстан Республикасы сәнгать осталарының Бөтендөнья татар конгрессы 30 еллыгына һәм Саратов өлкәсендә татар иҗтимагый хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган концерт белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*