tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “Җәлил укулары” бәйгесендә 46 бала катнашкан
Түбән Новгород өлкәсендә “Җәлил укулары” бәйгесендә 46 бала катнашкан

Түбән Новгород өлкәсендә “Җәлил укулары” бәйгесендә 46 бала катнашкан

«Җәлил укулары» IV Халыкара әдәби бәйгесенә старт әле узган елның ноябрь аенда ук бирелгән иде. Аның максат­лары һәм бурычлары, шартлары һәм үткәрү тәртибе күрсәтелгән нигезләмәне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья та­тар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев раслады.

Короновирус инфекциясе таралуын булдырмау, шулай ук халыкның тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатларында, бу бәйге дә дистан­цион форматта уздырылды. Ул сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә.

Ә аның максаты һәм бурычы түбәндәгеләреннән гыйбарәт:

– Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә ярдәм итү;

– Җәлилнең иҗади мирасын популяр­лаштыру;

– фронтовик язучылар иҗатына кы­зыксынуны арттыру;

– яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү;

– иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;

– сәнгатьле уку осталыгын камилләштерүдә укучыларга шартлар тудыру;

– әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү;

– әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү.

Әлеге бәйгене БТК Татарстанның мәгариф, фән һәм мәдәният минис­трлыклары, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Язу­чылар берлеге белән бергә оештырса, урыннарда бу бурыч, гадәттә, җирле иҗтимагый оешмаларга йөкләнә. Инде менә берничә ел рәттән, “Муса Җәлил укулары”н безнең Түбән Новго­род өлкәсендә Сергачтагы Татар милли үзәге Татар радиосы белән берлектә уңышлы уздырып килә.

Советлар Срюзы Герое Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләргә быелгы бәйгедә 46 мәктәп укучысы теләк белдерде һәм араларыннан иң яхшы шигырь сөйләүчеләрнең чыгышла­ры Татар радиосы эфирында яңгырады. Һәм нәкъ шулар төбәк этабын узып, зональ конкурска да чыктылар. Мәсәлән, Зур Рбишча мәктәбеннән Хәния Нурие­ва (фотода) белән Альмира Биляло­ваны, Семочкидан Ләйсән Яруллина белән Альбина Хәйретдинованы, Татар Моклокасыннан Җәмилә Кукаева белән Рената Бәдретдинованы, Сафаҗайдан Сылу Сафиуллина белән Сергачтан Регина Соколованы зональ турның җиңүчеләре дип әйтергә мөмкин. Ә шулар арасыннан Хәния Нуриева хәтта әлеге Халыкара конкурсының Бөтенроссия дәрәҗәсендәге финал өлешендә өченче урынны яулады. Шушы форсаттан файдаланып, Хәния­не һәм аны бәйгегә әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файлә ханым Таҗетдинованы ихластан иҗади казанышлары белән кайнар котлыйм!” – дип сөйләде Татар милли үзәге һәм җирле Татар радиосы дирек­торы Фәрит Аймалетдинов.

Фәрит Лотфулла улы ассызыклап үткәнчә, “Җәлил укулары” бәйгесендә чыгыш ясарга батырчылык иткән һәркем – катнашучы, ә уңышларга ирешүчеләр – җиңүче дипломнары белән бүләкләнәчәк. «Без бу күңелле миссия­не Муса Җәлилнең туган көнендә (15 февраль) үтәргә җыенабыз», – дип тә өстәде ул.

Шәхсән без дә бу бәйгедә кат­нашкан һәрбер укучыга, балалар­да ана телебезгә кадер-хөрмәт уят­кан татар теле укытучыларына олы рәхмәтләребезне ирештерәбез, чөнки бөек татар шагыйрьләре белән күренекле татар язучыларын татар авыл­ларыннан йөреп рус мәктәпләрендә бе­лем алучы татар балалары белми ди­ярлек. Шуңа төбәгебездә санаулы гына калган 5-6 мәктәптә булса да Әлифба укытылсын иде, чөнки татарчаны өйрәнүгә ул төп ачкыч булып тора.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*