tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада “Татар егете” бәйгесенең сайлап алу турлары узачак
Кукмарада “Татар егете” бәйгесенең сайлап алу турлары узачак

Кукмарада “Татар егете” бәйгесенең сайлап алу турлары узачак

Бәйгедә 17 яшьтән 25 яшькә кадәр егетләр катнашаячак. Беренче тур 12 нче февральдә Кукмара районы Күкшел мәдәният йортында кичке 18.00 сәгатьтә узачак. Икенче тур 13 нче февральдә Түбән Өскебаш мәдәният йортында оештырыла. Шулай ук 18.00 сәгатьтә башлана.

Ел саен “Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләрен уздырырга иганәчеләр булыша. Иң беренче булып төп иганәчеләребез Кукмара металл савыт-сабалар заводының KUKMARA фирма кибетләренең җитәкчеләре Заһидуллина Айрат Азат улына һәм Заһидуллина Земфира Максут кызына (үзе дә район мәдәният йортында оешкан “Ак калфак” оешмасы әгъзасы) элемтәгә чыгам. Беркайчан да юк димимләр. Киресенчә бик хуплыйлар. Үзләре дә милли җанлы гаилә алар. Шушындый киң күңелле, олы йөрәкле иганәчеләребез һәм авыр җирлекләрендә оешкан ак калфакчыларыбыз булганлыктан, бәйге зур оешканлык белән тиешле дәрәҗәдә уза. Егетләргә уңышлар телибез.

Регина Хәкимҗанова

Кукмара

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*