tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Көй-мелодия” проектында сорнай турында!

ВИДЕО: “Көй-мелодия” проектында сорнай турында!

“Идел-онлайн” ютуб каналында “Көй-мелодия” проектының яңа чыгарылышы. Бу юлы сорнай турында күбрәк белә аласыз.

Халык арасында «Сорнай» сүзе, сер-най, ягъни серләшү, күңел сере мәгънәсендә дә очрый. Кайчакта ул үзгә төрле уен коралларына карата да кулланыла. Мәсәлән, Курган якларында: «Сыздыр, әйдә, сырнаеңны», – дип, гармунга әйтәләр. Күренекле галим Ш. Мәрҗәни «Сор», ягъни (soure, саури) сүзен «мөгез»- дип тәрҗемә итә. «Най» – камыш, көпшә дигәнне аңлата.

Оста башкаручы сорнайда озын көйләрне – моңлы, тиз көйләрне – дәртле итеп уйный ала, ди «Сорнай» фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*