tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Саратов шәһәрендә Сәхибгәрәй Сәет-Галиев каберенә зыярәт кылды
Данис Шакиров Саратов шәһәрендә Сәхибгәрәй Сәет-Галиев каберенә зыярәт кылды

Данис Шакиров Саратов шәһәрендә Сәхибгәрәй Сәет-Галиев каберенә зыярәт кылды

11-12 нче февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Саратов өлкәсендә эшлекле сәфәрдә. Биредә Идел буе федераль округына кергән татар оешмалары җитәкчеләре катнашында очрашулар уза.

Бүген Данис Шакиров Саратов шәһәрендә ТАССР Халык Комиссариаты Шурасының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәет-Галиев каберенә зыярәт кылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев һәм  Саратовтагы милләттәшләребез дә катнашты. Алар совет сәяси һәм фирка эшлеклесе Сәет-Галиев, шулай ук Саратов өлкәсендәге репрессия корбаннары рухына дога кылды.

Исегезгә төшерәбез, Сәхибгәрәй Сәет-Галиев 1894 нче елның 6 нчы мартында Уфа шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. 1915 елда гаскәргә чакырылган, 1916 елдан Екатеринбург шәһәрендәге РСДРП комитетының өндәүчесе (агитаторы).

Февраль инкыйлабыннан соң, полк комитеты һәм Екатеринбур Шурасының әгъзасы, мөселман гаскәриләрнең гарнизон комитеты рәисе. 1917 елның июленнән — Урал өлкә мөселман Шурасы рәисе.

1918—1919 елларда Казан Шурасының милләтләр эшләре буенча комиссар. 1920—1921 елларда  ТАССР инкыйлаб комитеты рәисе, ТАССР Халык Комиссарлары Шурасының рәисе. Борһан Мансуров белән бергә «Татар телен кертү турында» декретка кул куя.

1921—1924 елларда — Кырым АССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе. 1924 елдан фирка һәм дәүләт эшендә.

1938 елда репрессияләнә. Шул ук елның 29 нчы октябрендә хөкем карары нигезендә, Саратовта атып үтерелә. 1955 нче елда акланган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*