tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясына үз телен белгән сәләтле Айсылулар бик кирәк
Татар дөньясына үз телен белгән сәләтле Айсылулар бик кирәк

Татар дөньясына үз телен белгән сәләтле Айсылулар бик кирәк

Җәмгыятьтә бүген бик үзенчәлекле, каршылыклардан торган вәзгыять күзәтелә: һәркем үз туган телен өйрәнергә хокуклы, моның өчен барлык шартлар тудырыла, ләкин замана шаукымы туган телне өйрәнүгә караганда, чит телләр укытуга өстенлек бирүне таләп итә. Туган татар телен, әдәбиятын өйрәнү өчен дә бүленгән сәгатьләр саны мактанырлык түгел. Әти-әниләр, имтиханнарның катлаулыгыннан куркып, гуманитар фәннәрнең әһәмиятен күрмиләр, мәгълүматны галиҗәнәп интернеттан алырга күнеккән балаларның грамоталык дәрәҗәсен мәктәпнең укыту сыйфатына кайтарып калдырырга яраталар.

Төпле фикере булган ата-ана иң беренче нисбәттә баласына туган телен белү, ярату кирәклеген төшендерсә, башка халыкның телен, мәдәниятен хөрмәт итүче кеше тәрбияләнәчәк. Әлеге фикер дөреслеген һәрвакыт аклап килә. Туган тел өлкәсендә уңышка ирешкән укучы башка фәннәрдән дә үзен сынатмый. Күпьеллык тәҗрибәмдә татар теленнән үзем әзерләп, олимпиадада нәтиҗәле чыгыш ясаган укучыларымның рус теле, инглиз теле, тарих, инглиз телләреннән олимпиадаларда уңышка ирешүен күрдем; ул укучыларның күбесе медицина, филология, журналистика юнәлешләрен сайлап, Мәскәү, Казан, Ижау шәһәрләрендә һөнәри белем алсалар да, туган телдә камил сөйләшәләр, ягъни тирәлек, даирә төпле белем алган укучыдан туган телне аермый, аны тулыландыра гына.

Татар теленнән олимпиадага укучы әзерләү – ул укучы өчен дә, укытучы өчен дә зур сынау, чөнки синең артта уку йортың, шәһәрең тора. Быел татар теленнән республикакүләм олимпиада җиңүчесе булган Айсылу Ишалина шушы җаваплылыкны тирән аңлый. Ул М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә тугызынчы сыйныфта укый, республикакүләм олимпиадада 5нче сыйныфтан бирле катнашып килә. Биш ел эчендә ике тапкыр олимпиада җиңүчесе, ике тапкыр призер булган укучым. Моннан тыш узган уку елында рус теленнән Халыкара олимпиада призеры исеменә лаек булды.Айсылу укудан тыш сәнгать мәктәбенең вокал бүлеген тәмамласа да, һаман дәресләр алуын дәвам итә. Гимназиядә кызлардан оештырылган «Кәеф» вокаль-инструменталь ансамбль җырчысы.

«Татар сүзе», «Җәлил укулары» кебек нәфис сүз бәйгеләрендә, «Йолдызлык» җыр бәйгеләрендә финалист булган кызның уңышларында гаиләсенең роле бик зур. Тынгы белмәс Энҗе һәм Рамил Ишалиннар олы гаиләсендә ике кыз – Айсылу белән Адилә тәрбияләнә. «Алма агачыннан ерак төшми», дигән кебек, икесе дә укуда да, иҗатта да алдынгылар.

Укучының бәйгеләрдә, ярышларда уңышка ирешүе фән укытучысы белән иҗади хезмәттәшлек итү сәләтенә кайтып кала.  Системага салынган ике яклы эш булганда гына нәтиҗә була. Миңа укучыларны үз фәнемнән иҗади бәйгеләрдә катнаштыру ошый, чөнки андый чаралар кешене төрле яктан үстерә, тәҗрибә бирә. Бигрәк тә укучылар катнашында әдәби кичәләр матур уза, Айсылу алып баручы я катнашучы булып чыгыш ясый. Аның вокал укытучысы Госманова Ләйсән Сәлимҗановна белән без «Бикафест» республикакүләм бәйгесендә таныштык.Димәк, безнең карашлар кисешә, без бер юнәлештә хәрәкәтләнәбез.

Әйтәсе килгән фикерем: укучы төрле яклы үсештә булганда, аның уңышка ирешү мөмкинлеге арта. Гаилә һәм мәктәп тиешле шартлар тудырса, сәләтле укучы үзенең белемен күрсәтергә мөмкинлек таба. Айсылу Ишалина җиңүе – әлеге бердәм юнәлештәге эшнең матур нәтиҗәсе.

Укытучыга олимпиадага укучы әзерләү җиңел түгел. Галим кешеләрдән укучыларны канатландырырлык сүзләрне укучы да, укытучы да көтә. Олимпиададан гадел җиңүгә ирешү – кешелеклелек кыйммәтләренең күрсәткече, ул укучыга да, укытучыга да эшләргә дәрт бирә, үзеңә ышанычны арттыра.

«Татар теле ул – төзек кагыйдәле камил тел», – дип язган бөек мәгърифәтче К.Насыри. Татар теленнән олимпиада – әлеге фикернең төгәл чагылышы. Татар дөньясына үз телен белгән сәләтле Айсылулар бик кирәк.

Энҗе Нурисламова,
Татарстанның атказанган укытучысы,
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*