tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар рәссамы Илгизә Шәрәфиева татарларга багышланган сәнгать туры башларга ниятли
Татар рәссамы Илгизә Шәрәфиева татарларга багышланган сәнгать туры башларга ниятли

Татар рәссамы Илгизә Шәрәфиева татарларга багышланган сәнгать туры башларга ниятли

Татар рәссамы, Сочи шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Илгизә Шәрәфиева сәнгать турында «Балачак» дип аталган күргәзмә оештырырга җыена. Анда авторның эшләре тәкъдим ителәчәк.

«Тур татар мәдәниятенә һәм халкына багышлана. Әлеге уй балачак хатирәләреннән барлыкка килде. Күргәзмә Россиянең берничә шәһәре: Белгород, Сочи, Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү һ.б. буенча сәяхәтен планлаштыра», — дип яза рәссам.

Тур 17 февральдә башланыр дип көтелә.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*