tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең Балезино районында ике мәчет салына
Удмуртиянең Балезино районында ике мәчет салына

Удмуртиянең Балезино районында ике мәчет салына

Удмуртиянең Балезино районында ике мәчет салынып ята. Берсе – район үзәгендә, икенчесе – берничә гасырлык тарихы булган борынгы Үрьякала авылында. Икесе дә шул торак пунктларда гомер кичерүче милләттәшләребез теләге һәм тырышлыгы белән.

Сала тарихында беренче

Балезинода беркайчан да мәчет булмаган. Анда яшәүче татарлар җомга намазларына, гает бәйрәмнәренә райондагы Кистем, Падера, Әхмәди авыллары мәчетенә йөрергә мәҗбүрләр. Узган елның язында үзләрендә күтәрергә ниятлиләр. Әлеге фикерне район хакимиятендә хуплыйлар. Җир дә бирелә: иске бараклар сүтелеп, ташландыкка әйләнгән урын. Мөселманнар аны өмәләргә җыелып чис­тарта, котырып үскән куакларны кисә, машина-машина чүп чыгара. Узган яз нигез ташын салып, җәй эчендә диварлары күтәрелә дә. Бу язга инде түбә астына кертелә. Балезинога төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов белән кичкә таба юл алдык. (Кистемгә төштән соң килеп, ералма (бәрәңге) утырту өмәсен төшергән арада вакыт сизелми дә узды). Иртән барырбыз дигән идек, түзмәдек, күз салып кайтырга булдык. Төзелеп килүче мәчет имамы Таһир Энтентеев та, велосипедын иярләп, килеп җитте. Манараның ярымаена, тәрәзәләренә баеп баручы кояш нуры төшеп, гаҗәеп манзара тудыра. Балезиноны бизәп торучы бина булачак, ә инде районда – иң зур мәчет. Төзелешкә керешкәнче, каршылыклар да туып ала, риза булмаганнар шикаятьләр дә яза. Югыйсә, ташландык җирдә район үзәге архитектурасын баетучы бина калкуга, аның догалы, тәртипкә, әхлакка өндәүче урын буласына сөенәсе генә.

Штукатурлау эшләре бару сәбәпле, тө­зелеш кирәк-ярагы белән тулы булса да, мә­четнең эче дә матур буласы тоемлана. «Уйлап эшлибез. Идәннән илле сантиметр югарыда дивар буйлап бизәкле киштәләр булачак. Дисбе кебек кирәк-яракны куярга», – ди Таһир Энтентеев, мәчет эче белән таныштырып. 2021 елда мәчет төзелә башлау алдыннан аны, мәхәлләне җитәкләрлек белемле кеше әзерләү нияте белән, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга юллыйлар. Мәчет гый­бадәт урыны гына түгел, дини белем үзәге дә булыр. Балезино мөселманнары Ислам дине дәресләрен моңа кадәр автомәктәп бинасында эстәде. Аларны төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов, Әхмәди авылы мәчете имамы Раиф Касимов килеп йөреп укыталар. Баруыбыз кичке намаз вакытына туры килеп, Таһир хәзрәт азан яңгырата. Башка көннәрдә дә эшләр белән тоткарланып, намаз вакыты җитсә, аны шушында кыла.

Балезинога иртән Үрьякалага барышлый да сугылдык. Эшчеләр килеп, түшәм штукатурлауга керешкәннәр иде инде. Мәчетне Корбан гаетенә өлгертергә ниятлиләр. Идел Болгарстанында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына атап салына бу мәчет.

Туксан ел мәчетсез

Үрьякалага да тәүге сәфәрем түгел. Шушы авылда гадәткә кергән, борын-борыннан килүче Корбан китерү йола-бәйрәмендә ике тапкыр катнашканым бар. Удмуртиядә Исламның 700 еллык тарихы барлыгын дәлилләүче, Болгар чорына караган кабер ташы табылган урын бу. Узган гасырның утызынчы елларына кадәр таш авыл халкы өчен борын-борыннан изге саналучы Әүлия каберендә тора. (Аннары республика Милли музеена алып китәләр).

«Үрьякала – республикада иң борынгы авылларның берсе. Аннан ерак түгел, мең ел элек шәһәрчек булган, аның янында кечкенә авылы да. Болгар бабаларыбызның эзе калган урыннар бу. Бүгенге көндә бу җирләр археологик истәлек-тыюлык булып саклана. Шәһәрчек бетеп, берара бу урыннар буш торган. Үрьякала халкының борынгы бабалары бирегә 1640нчы елларда килеп урнашалар. 1870-1880нче елларда Әхмәди авылыннан килгән Мөхәммәтрәхим Касимов имам булып тора. Шул вакытта Үрьякалада мәчет салынып, ул 1930 елга кадәр эшли», – дип сөйли Илмир Касимов.

Шулай итеп, Үрьякала – 90 ел мәчетсез. Монда яшәүчеләрнең җитмеш проценты – татарлар, утызы – бисермәннәр. Катнаш авыл булса да, Ислам гореф-гадәтләре, йолалары саклана. Бисермәннәр аларга хөрмәт белән карый. Илмир хәзрәт Касимов әйтүенчә, борынгы заманнарда алар да Исламда булганнар. Аннары христиан диненә күчәләр, әмма, өлкәннәр сөйләвенчә, имамга да, соңрак абыс­тайга да игътибарлы булып, булышып торганнар. Үрьякалада алда әйтеп үтелгән Корбан китерү йоласы да уртак. Гаетләр бәйрәм ителә. «Намазларны колхозның элекке бригада йортында укыдык. Ул җимерелде. Яшьләргә кибет булган бинаны клуб итеп җайлаганнар иде. Шунда укый башладык. Авырга туры килә, җыештырыр өчен халыкны өмәгә җыярга кирәк», – ди Үрьякала имамы Васил Тютин.

Өч бертуган: Әлфәтулла, Илфат, Әлфрит Тютиннар Васил хәзрәт белән киңәшәләр дә, мәчет утыртырга ниятлиләр. Алар шушы авылда туып-үскәннәр. Әлфрит абый әнисе Нәкыя апаны тәрбияләп, шушында яши дә. Ике ир туганы да ерак китмәгәннәр, берсе – Кистемдә, берсе Глазов районы Октябрьск авылында гомер кичерә. Үрьякалага әниләре янына җай чыккан саен килеп йөриләр. Мәчет өчен җир дә эзлисе булмый, туганнарының бушаган йорт ишегалдын сайлыйлар, авыл уртасында диярлек. «Татарлар яшәүче тирә-як авылларның барысында да мәчетләр бар, Үрьякалага да ярымай нуры иңсен, иман яңарсын», – диләр алар. «Әби-бабаларыбыз рухына дога кылыр, сәдака бирер урын булыр. Гает бәйрәмнәрен кайда уздырырга белми аптырыйбыз. Яшь барган саен, дин кадерен, кирәклеген ныграк аңлый башлыйсың», – диләр бертуганнар. Үзләре дә муллалар нәселеннән дияргә була. Әбиләренең әтисе Шәхи шушында имам булып тора. Узган гасырның егерменче елларында, Идел буендагы ачлыктан качып, Татарстанның Кукмара районыннан күчеп килә. Оныкларына бу турыда әбиләре сөйли, ә инде алар үскәндә мәчет булмый инде.

Төзелештә эшләр күзгә күренеп тиз бара, диварлар инде күтәрелгән. Махсус осталар ялламаганнар. Нигез салудан башлап, барысын үзләре башкара, кем кайсы өлкәдә оста, шуңа алына. Авыл халкы да ярдәм итә, килгән һәркем, эш киемен киеп алып, кулыннан килгәнчә кушыла, булдыра алганны эшли. Тютиннар аларга рәхмәтле.

Манара ясаучы һәм ярымай чүкүче останы да читтән эзләргә туры килмәгән. Күрше Кистем авылында бертуган Фәрит һәм Рәшит Касимовлар ризалашканнар. Тимер эшендә тәҗрибәләре зур, өч көндә ясаганнар. Гәрчә, моңа кадәр мондый эшкә алынганнары булмаса да. Халык мәкалендә «корал эшләр, ир мактаныр», – дисә дә, урынлы мактана алалар. Рәшит һәм Фәрит Касимовлар гомер буе заводта эшләгәннәр, берсе – тимер эшендә, берсе эретеп ябыштыруда осталар.

Үрьякала мәчете зур түгел, хәер авыл да таралып утырганга гына зур күренә. Әйтүләренчә, бары утызлап йортта яшиләр.  «Мәчет буш булмас. Җомга намазларын Васил Тютин укытыр. Ә мәчетне инде авылда яшәүче энебез Әлфрит карап торыр», – ди Илфат Тютин. Иң куандырганы: олуг дини бәйрәмнәрне бар шартын китереп уздыра алачаклар. Мәчет булгач, читтә яшәүчеләр дә кайтыр. Шуны да  әйтергә кирәк Кистемдә күпчелек халык Касимов фамилиясен йөртсә, Үрьякалада – Тютиннар. Шуңа да быел гадәткә кереп баручы «Касимовлар җыенын киңәйтеп, «Чүпче татарлары җыены» итеп уздырырга әзерләнәләр. Шушында, Үрьякалада. Ә мәчетне Удмуртиядә Исламның 700 еллыгына багышлап, август аенда ачарга ниятлиләр. Димәк, безне бу җәйдә Үрьякалага кабат сәфәр төшәр вакыйгалар көтә әле. Дөньялар тыныч булсын.

Фәнзилә Салихова

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*