tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада 10 нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды
Уфада 10 нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Уфада 10 нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы бүген 10 нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.
Быел ул Г. Х. Әхәтовның 95 еллыгы уңаеннан үткәрелде.

“Әхәтов Габделхәй Хурам улы. Кем ул? Без аның хакында ни беләбез? Татар фәнни-мәдәни дөньясын төзүгә ул нинди өлеш керткән? Башкортстан республикасы, Башкорт дәүләт университеты, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы белән аның язмышы ничек бәйләнгән?”

Хөрмәтле остазыбыз хакындагы кереш чыгышны мин шушы сүзләрдән башладым…

Әхәтов Г.Х. (1927 – 1986) – күренекле татар галиме, тел белгече, лингвист-тюрколог, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы (1965), профессор (1970), совет тюркологлары комитеты әгзасы, Башкорт дәүләт университеты (1958-1982), Тобол һәм Яр Чаллы педагогик институтларында татар теле һәм әдәбияты кафедраларын оештыручы һәм аларның җитәкчесе, докторлык һәм кандидатлык диссертациясе яклау буенча махсус фәнни советлар рәисе, Югары Аттестация Комиссиясендә (ВАК) филология буенча экспертлар советы рәисе, 40 тан артык фән докторлары һәм кандидатларының консультанты һәм җитәкчесе, 200 дән артык фәнни хезмәтләр авторы, татар диалектологиясе һәм Казан фразеологик фәнни мәктәпләренә нигез салучы, Себер, Урта Азия, башка регионнарда диалектологик экспедицияләр оештыручы, дистәдән артык тел белгән полиглот.

Талантлы галим, оста оештыручы Г. Х. Әхәтовка багышланган конференция бик кызыклы үтте: пленар утырышта галим эшчәнлегенә багышланган чыгышлардан тыш тел, әдәбият, фольклор, телләр мөнәсәбәте, әдәби-мәдәни багланышлар, укыту методикасы кебек темалар буенча мәгълүматлы, дәлилле чыгышлар яңгырады.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*