tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Башлыгының администрация җитәкчесе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Башкортстан Башлыгының администрация җитәкчесе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстан Башлыгының администрация җитәкчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Башлыгының администрация җитәкчесе Максим Забелин белән очрашты.

Очрашу вакытында Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессында 2023 елга эш планы кабул ителүе турында сөйләде. Ул шулай ук ике республиканың һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булуын һәм бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәнен билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгының администрация җитәкчесе Максим Забелин Казанда мобилизацияләнгән башкортларга ярдәм оештырган өчен Татарстан Республикасына рәхмәт белдерде. Ул, үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең 2022 елгадагы эшчәнлеге турында сөйләде.

Шулай ук биредә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*