Кичә, 12 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә “Тарихи бранч” белем бирү лекториясе кысаларында очрашу узды.
⠀
Лекториянең беренче өлеше интернет-ресурсларны кулланып Шәҗәрә төзүнең мавыктыргыч процессына багышланды.
Тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин челтәр ресурсларын дөрес өйрәнергә, ышанычлы мәгълүматны сайларга, шәҗәрә ясарга өйрәтте.
⠀
Лекториянең икенче өлеше “Татарлар Икенче Бөтендөнья сугышы елларында Каршылык хәрәкәтендә” тарихына багышланды. Алмаз татар халкының Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында оккупациягә каршы торуга керткән роле һәм өлеше турында уникаль белемнәрен уртаклашты.
⠀
Чара Бөтендөнья татар конгрессы игълан иикән “Шәхесләр елы” кысаларында үткәрелде.