tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калининград шәһәрендә Хәким Исмәгыйль улы Биктеев белән хушлаштылар
Калининград шәһәрендә Хәким Исмәгыйль улы Биктеев белән хушлаштылар

Калининград шәһәрендә Хәким Исмәгыйль улы Биктеев белән хушлаштылар

Бүген, 13 февраль,  Калининград шәһәрендә халкыбызның затлы, зыялы улын Хәким Исмәгыйль улы Биктеевны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасын оештырды һәм алып барды Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Хушлашу чарасында Калининград өлкәсенең Эчке эшләр сәясәте һәм муниципаль үсеш министры Андрей Сергеев, Калининград шәһәре мэры Олег Әминов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Илдар хәзрәт Нариманов, Калининград өлкәсе “КАРДӘШЛӘР” татар-башкорт мәдәни җәмгыяте рәисе Әмир Хәйруллин, ветераннар союзы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

-2024 елның 11 февралендә безнең аксакалыбыз Хәким Исмәгыйль улы Биктеевның йөрәге тибүдән туктады. Бүген без аны, ул сораганча, мәчет территориясендә ислам кануннары буенча соңгы юлга озатырга җыелдык. Минем Калининград өлкәсе җитәкчелегенә, ветераннар советына, Калининград шәһәре мэриясенә, барлык якыннарына, дусларына бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар безнең аксакалыбызны иң югары дәрәҗәдә соңгы юлга озату өчен барысын да эшләделәр. Соңгы көнгә кадәр ул шат күңелле һәм бик актив булды. Хәким Исмәгыйль улы белән һәр очрашу да күтәренке рухта тәмамлана иде, – диде Васил Шәйхразыев.

Хәким ага Биктеев гомерен татар халкына, аның телен, тарихын, динен саклауга багышлаган олуг шәхес иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, Литваны, Белоруссияне, Кенигсбергны немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Күп еллар,  тыныч тормышта, хезмәт эшчәнлеген халык хуҗалыгын торгызуга багышлый.

1990 еллар башында аксакалыбыз  Хәким Исмәгыйль улы Калининград һәм Калининград өлкәсе мөселман җәмгыятенә нигез сала һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул оешмадан аерылмый. Ул Калининград әлкәсенең почетлы гражданины булды. Милләткә хезмәте өчен Татарстанның Дуслык ордены белән бүләкләнде. 

Һәрчак барлык милли һәм дини чараларда катнашып, үзенең төпле киңәшләрен, фикер-тәкъдимнәрен җиткереп килде. Бөтендөнья татар конгрессының да аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Конгресс тарафыннан оештырылган чараларның һәрвакыт шәрәфле кунагы булды.

Урыны Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*