tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Тарихи бранч” белем бирү лекториясе кысаларында очрашу узды
Уфада “Тарихи бранч” белем бирү лекториясе кысаларында очрашу узды

Уфада “Тарихи бранч” белем бирү лекториясе кысаларында очрашу узды

Кичә, 12 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә “Тарихи бранч” белем бирү лекториясе кысаларында очрашу узды.

Лекториянең беренче өлеше интернет-ресурсларны кулланып Шәҗәрә төзүнең мавыктыргыч процессына багышланды.
Тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин челтәр ресурсларын дөрес өйрәнергә, ышанычлы мәгълүматны сайларга, шәҗәрә ясарга өйрәтте.

Лекториянең икенче өлеше “Татарлар Икенче Бөтендөнья сугышы елларында Каршылык хәрәкәтендә” тарихына багышланды. Алмаз татар халкының Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында оккупациягә каршы торуга керткән роле һәм өлеше турында уникаль белемнәрен уртаклашты.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы игълан иикән “Шәхесләр елы” кысаларында үткәрелде.

Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*