tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Заманча милли балалар бакчасы
Заманча милли балалар бакчасы

Заманча милли балалар бакчасы

Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларында укыту-тәрбия бирү учреждениеләре, кызганычка, кискен кими бара, мәктәпләр санын барларга ике кул бармаклары җитсә, балалар бакчаларына хәтта бер кулныкылар җитә. Шулар арасыннан Пильна округы Сафаҗай балалар бакчасы – иң зур мәктәпкәчә белем-тәрбия бирүче учреждениеләрнең берсе. Биредә бүген 53 бала йөри, махсус белемле җиде тәрбияче эшли, ә барлык персо­нал саны 17. Бакча белән 21 ел инде тәҗрибәле педагог, оста оештыручы Әлфия Аймалетдинова җитәкчелек итә. Коллектив биредә чагыштырмача яшь, күңел куеп эшлиләр, бар өлкәдә дә күрсәткечләре югары. Җәмгый тормышта да актив катнаша­лар – авыл мәдәният йортында бер генә чара да алардан башка узмый, өлкә татар автономиясе уздырган чаралардан беркай­чан якта калмыйлар, иң актив аккалфаклыларыбыз да алар.

Барлык яңалыкларны да күтәреп алалар, үз эшләрендә за­манча технологияләрне, төрле проект-программаларны да киң кулланалар һәм нәкъ менә шуларны исәпкә алып, округ мәгариф бүлеге тәкъдиме белән “Наполним сердце добротой” дип аталган 5-7 яшьлек балалар­ны тәрбияләүдә рухи-әхлакый программаны тормышка ашыру буенча инновацион мәйданчык статусы бирелгән.

Шушы программаның I этабы­на нәтиҗәләр ясау һәм тәҗрибә уртаклашу максаты белән үткән атнада, 30 январь көнне, биредә “Промежуточные результаты инно­вационной деятельности “МБДОУ Красногорский детский сад” дип аталган фәнни-гамәли семинар узды. Пильна округы балалар бакчаларының мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр җыелган семинар­да Түбән Новгород өстәмә бе­лем бирү институтының (НИРО) мәктәпкәчә белем бирү кафедра­сы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Римма Белоусова, округ мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Клинцева, мәктәпкәчә бе­лем бирү буенча методист Вера Махалова катнашты. Өлкә татар автономиясе рәисе урынбаса­ры Зилә Ахмадуллина, “Туган як” газетасы хезмәткәрләре Румия Хәмзина һәм шушы юллар авто­ры хөрмәтле кунаклар буларак чакырылган иде.

Семинарны ачып, Анна Алек­сандровна һәм Әлфия Абдул­бяровна коллегаларын, кунак-ларны җылы сәламләделәр. Римма Юрьевна округ мәгариф бүлеге җитәкчеләренә, Әлфия ханыма һәм аның кул астында эшләүче тәрбиячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Зилә Ардинатовна үзенең чы­гышында һәрвакыт ярдәмгә килгәннәре, автономия конкурс­ларында актив катнашканнары, тулаем тыгыз хезмәттәшлектә торганнары өчен бакча коллекти­вына рәхмәт белдерде һәм Анна Александровна белән Римма Юрьевнага татлы күчтәнәчләр тапшырды.

Без дә буш кул белән бармадык – милли бәяләребезне барлау­да, яшь буынны патриотик рух­та тәрбияләүдә, рухи-агарту эшләрен алып баруда башкар­ган олы хезмәтләре өчен бакча коллективын Рәхмәт хаты һәм “Туган як”ның махсус календаре белән бүләкләдек, ә балалар өчен кызыклы һәм файдалы өстәл уены тапшырдык.

Рәсми өлештән соң, Римма Юрьевна инновацион программа белән якыннанрак таныштырып, аның яшь буынны тәрбияләүдә кирәкле һәм файдалы булуы турында барлык нечкәлекләре белән, җентекләп, үрнәкләр ки­тереп сөйләде, Сафаҗай бала­лар бакчасының шушы програм­ма буенча уңышлы эшчәнлеген билгеләп үтте һәм сорауларга җавап бирде.

Аннары бакчаның өлкән тәр-биячесе Валентина Куленок инновацион эшчәнлекнең урта нәтиҗәләре турында отчет тотты.

Инновацион мәйданчыкның төп идеясе – балаларны татар һәм рус халыкларының рухи бәяләренә җәлеп итү өчен шарт­лар булдыру; Нижгар төбәгенең тарихын, мәдәниятен, тарихи-экологик үзенчәлекләрен өйрәнү; гаилә көнкүреше һәм традицияләре; гражданлык һәм патриотизм формалаштыру.

Максат – өлкән яшьтәге төркемнәрдә тәрбияләнүчеләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен федераль белем бирү стандарт­ларына туры китерелгән өстәмә программа булдырып, аның бу­енча эшләү.

Тулаем алганда, бар өлкәдә дә нәтиҗәле эшлиләр биредә, инновацион мәйданчыкның барлык нечкәлекләрен язып тору кирәк түгелдер, чөнки алар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт итүче педагоглар өчен генә кызыклы һәм аңлаешлы, шуңа да кайбер юнәлешләрен генә билгеләп үтәсем килә. Мәйданчыкның кыска гына эшләү дәверендә генә дә төрле тематикалы почмаклар, аль­бомнар булдырылган, чара­лар, семинарлар, педсоветлар, конкурслар уздырылган, округ методберләшмәсенең утыры­шы бакча базасында оешты­рылган.

Әлбәттә, округара, өлкә чара­ларында актив катнаша киләләр, әти-әниләр белән тыгыз хез-мәттәшлектә торалар, чөнки балага рухи-әхлакый тәрбия бирүдә гаиләнең роле гаять зур, уңай тәэсирләрне бала нәкъ гаиләдә ала.

Нәтиҗәдә, педагогик коллективның шәхси-профессиональ потенциалы, әти-әниләр белән социаль партнерлык арткан, бакчаның үсеш мохите тулылан­дырылган.

Йомгак ясап, Вера Махалова семинар файдалы булды, күп кирәкле мәгълүмат бирелде, диде һәм Римма Юрьевнага, коллективка, барлык катнашучы­ларга рәхмәт белдерде.

Ахырда балалар тәрбиячеләре белән бергәләп “Аулак өй” күренешен рус телендә бик оста сәхнәләштереп күрсәтте. Менә шулай балаларда төрле милләтләр мәдәниятенә ихти­рам тәрбияләнә, милли гореф-гадәтләребез күрсәтелә.

Барлык катнашучылар һәм кунаклар Сафаҗай балалар бакчасының көчле, бердәм, ку­накчыл коллективына рәхмәт белдерде. Без дә аларга алда да шулай нәтиҗәле эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Р.Хәмзина фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*