tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды
Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында Бөгелмәдә уникенче тапкыр Татарстан мәчетләре командалары арасында традицион мини-футбол турниры узды. Чара “Интер” автоүзәге кубогына оештырылды.

Катнашучыларны Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә районының спорт һәм туризм эшләре секторы җитәкчесе Әскәр Сафин, Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Марат Заһиров, «Юность» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Шәфигуллин, Бөгелмә, Ютазы, Азнакай, Баулы имам-мөхтәсибләре, шулай ук Татарстан мәчете имамнары сәламләде.

Мини-футбол буенча республика турнирында Татарстан Республикасының Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Азнакай һәм Ютазы районнарыннан 9 команда катнашты. Шулай ук Болгар ислам академиясе командасы бар иде.

Турнир йомгаклары буенча беренче урынны Бөгелмә районының “Бәдер” мәчете командасы яулады, икенче урынга Бөгелмә районы мөхтәсибәте командасы ия булды. Өченче урында – Ютазы районы мөхтәсибәте командасы, дүртенче урында – Карабаш бистәсе командасы.

Шәхси номинацияләрдә иң яхшы капкачы – Артур Вәлиәхмәтов (Карабаш бистәсе). Иң яхшы һөҗүмче – Бөгелмә шәһәреннән Салават Галләмов һәм иң яхшы сакчы – Бөгелмә шәһәреннән Вадим Маликов. Турнирда җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр алды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*