tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә «Кави-Сәрвәр» операсының язылу тарихы турында фильм күрсәттеләр
Милли китапханәдә «Кави-Сәрвәр» операсының язылу тарихы турында фильм күрсәттеләр

Милли китапханәдә «Кави-Сәрвәр» операсының язылу тарихы турында фильм күрсәттеләр

«Кави-Сәрвәр» операсының язылу тарихы турында документаль фильм төшерелгән. Фильм премьера узып нәкъ бер елдан Милли китапханәдә тамашачыга тәкъдим ителде.

«Без җитди мәгънәдәге фильм төшермәдек. Без режиссер һәм фотограф Рәмис Нәҗмиев белән истәлек өчен дип бэкстейджлар төшерә башлаган идек. Рәмис безнең репетицияләрнең масштабына сокланып музыка белгечләре җәлеп ителгән эзләнү фильмы төшереп булу идеясен әйтте», – дип фильм тарихын сөйләде композитор, «Кави-Сәрвәр» операсы авторы Миләүшә Хәйруллина.

«Мондый фильм зур ресурслар һәм күп вакыт сорый. Без аны теләгәнчә эшләп өлгерә алмадык, чөнки безгә «Кави-Сәрвәр»не тагын бер кат күрсәтү бәхете насыйп булды – без хәзер шуңа әзерләнәбез. Без команда әгъзаларыннан алынган интервьюларны җыеп истәлек өчен эчке фильм гына ясый алдык. Бүген бу фильм безгә җыелып сөйләшү өчен сәбәп булды», – диде композитор.

Фильм катнашучыларның истәлекләренә корылган иде. Анда иҗат төркеменнән композитор Миләүшә Хәйруллина, либретто авторы Айдар Әхмәдиев, дирижер Айрат Кашаев, режиссер Илгиз Зәйниев һәм солистлардан алынган интервьюлар тыңланды.

Фильм презентациясе авторлар белән аралашу буларак дәвам итте. Очрашуда авторлар Миләүшә Хәйруллина, Айдар Әхмәдиев, дирижер Айрат Кашаев, Кави партиясен башкарган Артур Исламов, Сәрвәр партиясен башкарган Эльза Заяри, шулай ук Кави Нәҗминең варислары да катнашты.

«Бу уникаль очрак – варис янына ике яшь кеше килеп, опера язарга фатиха сорый. Дөресен әйткәндә, башта икеләнүләр булды, чөнки сез бик яшь идегез», – диде Фәридә Нәҗметдинова.

«Без утызынчы елларның катлаулы чор икәнлеген истә тотып, беркемне дә хөкем итмәски дигән үтенечебезне җиткердек – Айдар Әхмәдиев моны яхшы хәтерлидер. Операны тыңлагач безгә «Кави Нәҗмине сынган итеп күрсәтергә ничек рөхсәт итә алдыгыз?» диюче дә булды. Миңа калса, Артур Исламовның башкаруы 100 генә түгел, 200 процент туры килү иде», – дип дәвам итте ул.

Кави Нәҗминең нәсел дәвамчылары операны югары бәяләде, «фьюжн» дип атадылар, алга таба да күрсәтелүне теләделәр.

  • «Кави-Сәрвәр» операсының премьерасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 2023 елның 11 февралендә булган иде.
  • Быел опера 27, 28 апрель көннәрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында күрсәтеләчәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*