tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Калининград өлкәсендә. Кичә, 12 февраль, ул  Калининград өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Елисеев белән очрашты.

Очрашуда алар бүген узачак мәтам чарасын оештыру турында сөйләштеләр. Сергей Елесеев Хәким Исмәгыйль улы Биктеевның Калининград өчен мөһим шәхес булуын сөйләде. Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Калининградка килүенә һәм матәм чарасын оештыруны үз өстенә алуына соклануын белдерде.

Бүген, 13 февраль,  Калининград шәһәрендә халкыбызның затлы, зыялы улын Хәким Исмәгыйль улы Биктеевны соңгы юлга озаталар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*