tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча IV Олимпиада үткәреләчәк
Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча IV Олимпиада үткәреләчәк

Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча IV Олимпиада үткәреләчәк

Казанда Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI Республикакүләм олимпиада оештырылачак.

Бәйге Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәмендә Татарстан мөфтияте белән берлектә уздырыла.

Олимпиада татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерүне күздә тота. Әлеге бәйгедә Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы 25 яшькә кадәрге шәкертләр катнаша ала.

Олимпиада бер турда, өч юнәлештә үткәреләчәк: татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы. Анда катнашу өчен, кушымтада күрсәтелгән форманы тутырып, 2024нче елның 20нче апреленә кадәр [email protected] почтасына җибәрергә кирәк.

Татар теленнән олимпиада язма формада тест һәм аерым биремнәрне башкару рәвешендә узачак. Тест үз эченә фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуациягә кагылышлы сорауларны ала һәм студентларның теоретик белемнәрен, аларны практикада куллана белү дәрәҗәсен ачыклауны максат итеп куя.

Татар әдәбиятыннан олимпиада эзләнү-тикшеренү эшен яклаудан (кызлар өчен) һәм вәгазь сөйләүдән (егетләр өчен) гыйбарәт. Кызлар тәкъдим ителгән темалар буенча (нигезләмәдә) тикшерү эшенең төп тезисларын, нәтиҗәләрен чагылдырган 10-12 слайдлы презентация һәм 7-10 минутлык чыгыш әзерләп, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирәчәк. Вәгазь конкурсында исә егетләр алдан әзерләнгән вәгазьләрен сөйлиләр. Тема – ирекле. Чыгыш өчен 10-15 минут вакыт каралган.

Татар халкы тарихыннан олимпиада тесттан һәм эзләнү-тикшеренү эшеннән гыйбарәт булачак.

Җиңүчеләр, призлы урын алучылар олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, һәр өч юнәлештә аерым билгеләнәчәк.

Олимпиаданы үткәрү урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*