Ульяновск шәһәренең Зөяаръягы районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы тарафыннан күләмле чара оештырылды. Бәйрәмгә яшь кызлар — булачак киленнәр чакырулы иде. Оешманың актив әгъзалары кызларны уңган хуҗабикә булырга әзерли башладылар. Алар бергәләп татар халкының иң тәмле ризыгын — өчпочмак пешерделәр. Бу хакта “Өмет” газетасы хәбәр итә.
Өчпочмакларны мичкә куйгач, «Ак калфак»лылар белән яшь кызлар каз каурыйларыннан май канаты үрделәр.
Татар халык ашлары рецептлары язылган һәм рәсемнәре төшерелгән китап-журналлар күргәзмәсе дә кызларда зур кызыксыну уятты. Интернет заманы булса да, китаптан карап пешерү җайлырак шул. Чара чәй өстәле артында үз куллары белән әзерләнгән өчпочмаклар белән чәй эчеп тәмамланды.