tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй районында “Бәлеш урлау” йоласын сәхнәләштереп күрсәттеләр
Зәй районында “Бәлеш урлау” йоласын сәхнәләштереп күрсәттеләр

Зәй районында “Бәлеш урлау” йоласын сәхнәләштереп күрсәттеләр

Гореф-гадәтләрне саклау, үсеп килүче буынга әби-бабалардан килгән мирасны калдыру максатын күз уңында тотып оештырылган “Әйлән-бәйлән” фестивале тәмамланды. Иң соңгылар булып Зәй районының Чыбыклы мәдәният йорты чыгыш ясады.
Чыбыклылар фестиваль кысаларында “Бәлеш урлау” йоласын сәхнәләштереп күрсәтте, дип хәбәр итә районның “Ак калфак” оешмасы социаль челтәрләрдә.

…Төннәр озайгач, кызлар, яшь киленнәр бер-берсенә кич утырырга йөрешәләр. Кич утырырга кул эше – бәйләү, чигү, эрләү белән киләләр һәм искиткеч күңелле итеп, кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйли-сөйли, төннәр буе дип әйтерлек эшләп утыралар. Менә эшләгән эшләрне чагыштырып караулар, мактаулар китә. Хәтсез эш эшләгәч, киленнәр, олырак яшьтәге апалар табын әзерли башлыйлар. Бәлеш тә чыгарырга вакыт җитә. Тәрәзә төбенә шыпырт кына егетләр килә. Алар ничек кенә шыпырт йөрмәсен, эчтәге кызлар бик тиз сизеп ала.

Менә бер егет тәрәзә капкачын кысып кына ачып өй эчендәгеләрне күзәтә. Аны танып алган кыз тәрәзә аша егеткә көзге күрсәтә. Бу синең өчен якты йөзем, диюне белдерә. Ә таныш булмаган, яисә җан тартмаганнарга көзге күрсәтмиләр. Көзге кулдан-кулга йөри. Тәрәзә аша төрле такмаклар әйтешеп җырлашалар. Бу вакытта өйгә ике егет кереп, бәлешне урлыйлар һәм качалар. Кызлар  моны сизмиләр. Уен-көлке тәмамлангач, егетләрне чакыралар өйгә кертәләр… Ә бәлеш юк… Кызларга җәза бирәләр һәм алар аны үтәгәч бәлешне кире бирәләр, бергәләп күңелле итеп табын артына утыралар.

“Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заманча төсмерләр биреп үткәрелә башлады. Эш шунда – әлеге бәйрәмнәрне  олысы-кечесе бергәләп уздыра. Ә бит милли бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребезне сәхнәгә чыгару, аларда балалар да катнашу  яшь буынны аларны белеп үсүгә, мәдәниятебезнең югалмавына китерә”, -ди мәдәният йорты директоры Рушат Гатауллин.

-“Әйлән-бәйлән” фестиваленә барлык авыл мәдәният йортлары да кушылып, искиткеч матур, эчтәлекле тамашалар күрсәттеләр. Алар онытыла барган йола, гореф-гадәтләрне торгызып, халыкка тәкъдим итте. Чараларда яшьләр, укучыларның да өлкән апа-абыйлар белән бергә катнашуы – күңелле күренеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*