tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида уңган хуҗабикәләр милли ризыкларыбызны пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр
Ульяновскида уңган хуҗабикәләр милли ризыкларыбызны пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр

Ульяновскида уңган хуҗабикәләр милли ризыкларыбызны пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр

Ульяновск шәһәренең Зөяаръягы районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы тарафыннан​ күләмле чара оештырылды. Бәйрәмгә яшь кызлар —​ булачак киленнәр чакырулы иде. Оешманың актив әгъзалары кызларны уңган хуҗабикә булырга әзерли башладылар. Алар бергәләп​ татар халкының иң тәмле ризыгын —​ өчпочмак пешерделәр.​ Бу хакта “Өмет” газетасы хәбәр итә.

Өчпочмакларны мичкә​ ​ куйгач, «Ак калфак»лылар белән яшь​ кызлар​ каз каурыйларыннан май канаты​ үрделәр.

Татар халык ашлары рецептлары язылган һәм рәсемнәре төшерелгән китап-журналлар күргәзмәсе дә кызларда зур кызыксыну уятты. Интернет заманы​ булса да,​ китаптан карап пешерү җайлырак шул. Чара чәй өстәле артында үз куллары белән әзерләнгән өчпочмаклар белән чәй эчеп​ тәмамланды.​

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*