tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районы милли хәрәкәт актививстлары үткән елга йомгак ясадылар
Баулы районы милли хәрәкәт актививстлары үткән елга йомгак ясадылар

Баулы районы милли хәрәкәт актививстлары үткән елга йомгак ясадылар

Бөтендөнья татар конгрессының һәм “Ак калфак” оешмасының Баулы районы бүлекчәләре активистлары үткән елга йомгак ясадылар.

Узган елгы эшләрне барлап, 2022 елга планнар буенча фикер алыштылар. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина да катнашты.

“Ак калфак” оешмасының Баулы районы Исергәп һәм Шалты авылларындагы бүлекчәләренең җитәкчеләре Рузилә Әбүзәрова һәм Наҗия Гыйльфанова, аеруча нәтиҗәле эшләре өчен, район җитәкчелегенең рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*