tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр
Апаста алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр

Апаста алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр

Район мәдәният йортына 50, 55, 60 ел бергә гомер итүче үрнәк парлар җыелды. Район бизәге булган әлеге олпат парларга зур яңа ел бәйрәме оештырылган иде. Аларның һәрберсе сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде һәм бүләкләргә ия булды.

-Шатлыкларын да, авырлыкларны да бергә кичереп, пар канат булып шушы көнгә кадәр килеп җиткәнсез икән – моңа сокланмый мөмкин түгел. Сикәлтәле тормыш юлыннан сабыр булып, балалар үстереп, төпле гаилә булып яшәү өчен утны-суны кичкән буын сез. Яшьләргә дә сезнең язмышлар үрнәк булсын иде. Киләчәктә дә исәнлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, яшь буынга өлге булып яшәргә насыйп булсын сезгә”, – диде Апас районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Өлкәннәргә бәйрәмдә түбәтәй, шәл һәм Рәхмәт хатлары бүләк ителде. Алар Апас районы үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карап ял иттеләр, үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм ихтирам өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Районның ЗАГС мәгълүматлары буенча, узган елның икенче яртыеллыгында 10 пар алтын туйларын – бергә 50 ел гомер кичерүләрен билгеләп үтә. 55 ел – зөбәрҗәт туйларын 12 пар каршылаган, 10 пар 60 ел бергә гомер итеп бриллиант туйларына җиткәннәр.

apastovo.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*