Оренбург җирлеген артта калдырып, автобус IX Евразия форумы делегатларын Казахстан Республикасына алып бара. Очсыз-кырыйсыз далалар, дөя, сарык көтүләре гүя сәламли кебек… Ике дәүләт чиген узгач, безне Көнбатыш Казахстан өлкәсенең татар һәм казах оешмаларының вәкилләре чәкчәк һәм халкыбызның матур җырлары белән каршы алды. Юлыбыз Уральск шәһәренә юнәлде. Уральск (Җаек) шәһәре Урал елгасының урта агымында, уң ягында урнашкан. Биредә бүгенгесе көнне биш мең татар яши. Шәһәрнең тарихына килгәндә, 1775 елга кадәр ул Яицкий городок дип йөртелгән һәм Россия империясе составына кергән. Емельян Пугачев сугышыннан соң шәһәрнең исеме дә, елганың исеме дә Екатерина II тарафыннан алмаштырылган.
Белгәнебезчә, шушы шәһәр татар дөньясының ныклы үзәге булып торган. Муллалар, сәүдәгәрләр һәм казакларга ияреп, татар крестьяннары да XVIII гасырның икенче яртысында Казахстанга юнәлә. Алар җир җитмәү, авыр салымнар һәм рекрутлык хезмәтеннән арынырга теләп, Үзәк Россиядән кача. Соңыннан биредә ыруг җәеп, шәһәрнең терәге булып торалар. Бик күп зыялы татарларның тормыш юлы шушы шәһәр белән бәйләнгән. Без дә аларның эзләре белән шәһәр буенча сәяхәт кылдык.
Төбәк тарихы Җаек белән танышуыбыз төбәк тарихын өйрәнү музееннан башланды. Унтугызынчы гасыр ахырында салынган бик матур бинада урнашкан музейда искитмәле экспонатлар урын алган. Кул белән чигелгән келәмле зал диварлары буйлап барганда, төрле бүлмәләрдә алтын-көмеш тәңкәләр, бизәнү әйберләре, сугыш кораллары, хәтта хатынкызның көмештән эшләнгән косметичка ише сумкасын да күрергә була. Аерым бер залда безне таң калдырган бер күренеш булды – ул да булса Таксай хан кызы яисә Алтын Ханшайым (дөресрәге, аның реконструкциясе). Ул археология залының бизәге булып тора. Казах археологлары аны 2012 елда Таксай курган комплексыннан тапканнар. Аның тарихы безнең эрага кадәр IV-V гасырларга карый.
Шушында бай бизәкле яшь кызның күмелгән урыны табылган. Артефактлар арасында берничә уникаль әйбер дә бар. Бу фарсылар белән сарматлар арасындагы сугыш күренешен сурәтләгән калкулык, шулай ук Казахстанда беренче тапкыр табылган алтын баш киеме ул әйберне очлы башлык кигән сакчылар вакытына кертәргә мөмкинлек бирә, дип сөйләде безгә музейда экскурсияләр алып баручы казах кызы. Борынгы тормышны шулай ук казах юртасы күрсәтә. Улсы да аерым бер тарихи күренеш булды безгә. Юртаның түшәмендә төрле төстәге чигелгән тасмалар, заманында аларны кияүгә чыгарга җыенган кызлар чиккән, уңганнарының тасмалары бик матур иттереп чигелгән булган. Кызны килешергә килгән башкодалар юртага кергәч, иң беренче түшәмгә караганнар: тасмалар матур итеп чигелеп, түшәмгә ямь биреп торса – димәк, кыз уңган, аны тиз арада килешеп, кәләшкә ала булганнар. Әйе, бу йола үзе бер могҗиза булып, менә шушылай тасвирлана.
Биредәге һәрбер экспонатның кызыклы тарихы бар, алар барысы да шунда яшәгән халыкның рухи чагылышы булып тора. Төбәк тарихын өйрәнү музеенОренбург җирлеген артта калдырып, автобус IX Евразия форумы делегатларын Казахстан Республикасына алып бара. Очсыз-кырыйсыз далалар, дөя, сарык көтүләре гүя сәламли кебек… Ике дәүләт чиген узгач, безне Көнбатыш Казахстан өлкәсенең татар һәм казах оешмаларының вәкилләре чәкчәк һәм халкыбызның матур җырлары белән каршы алды. Юлыбыз Уральск шәһәренә юнәлде. Уральск (Җаек) шәһәре Урал елгасының урта агымында, уң ягында урнашкан. Биредә бүгенгесе көнне биш мең татар яши. Шәһәрнең тарихына килгәндә, 1775 елга кадәр ул Яицкий городок дип йөртелгән һәм Россия империясе составынан ерак түгел казах халкының бөек улы Абай Кунанбаев (1845-1904) һәйкәле баскан. Абай – казах шагыйре, философ, мәгърифәтче, музыкант, җәмәгатъ эшлеклесе, казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы.
Без, татарларның, бөек Тукае булса, казах халкы өчен Абай да шулай кадерле. Казахстанның татар һәм казах оешмасы вәкилләре белән бергәләшеп, Абай һәйкәленә чәчәкләр салдык һәм Харис хәзрәт аның рухына дога кылды. Әйе, күргәнебезчә, Җаек шәһәре бик күп зыялы кешеләрнең тормыш юлы белән бәйле, шәһәрдә аларга багышланган байтак кына музейлар эшләп килә. Мәсәлән, без бөек рус шагыйре А.С.Пушкин музеенда булдык. Шагыйрь бирегә “Капитанская дочка” повестен һәм Пугачев фетнәсенең тарихын язар өчен мәгълүмат җыярга дип килә. Хәзерге вакытта эшләп килә торган музей да ул тукталган йортта урнашкан. Без биредәге экспозицияләр белән танышып, шагыйрь исемен йөрткән паркта куелган һәйкәленә дә чәчәкләр салдык һәм Пугачев эзләре буенча киттек. Пугачев эзе буенча Биредә шулай ук Пугачев музее да эшләп килә. Ул унсигезенче гасыр уртасында салынган агач йортта урнашкан. Шушы йортта ул Җаекта нихаклашкан хатыны белән яши һәм аны үзенең гаскәренең ставкасына әйләндерә.
Шунысын да әйтергә кирәк, унтугызынчы гасырдан алып, бүгенгесе көнгә кадәр бу тарихи йортта бик күп кешеләр булып киткән. Рус һәм казах тикшеренүчеләре һәм язучылары, тарихчылары булсынмы, барысын да Пугачев үзе дә, ул иярткән фетнәсе дә кызыктырган. Алар арасында А.С.Пушкин (1833), В.И.Даль (1833) һәм бик күп башка күренекле шәхесләр булган. Пугачевның музей-йорты биредә 1971 елдан бирле эшләп килә һәм анда унсигезенче гасырның 1773-1775 елларында бөтен Россия империясен тетрәткән фетнә вакытының чын реликвияләре урын алган. Алар арасында бер кадаксыз эшләнгән “патша” тәхете, 1713 елда Каменск заводында ясалган пушка, Екатерина II тарафыннан Пугачев фетнәсен бастыруда күрсәткән батырлыгы өчен француз генералы Ансен де Жебарога бүләк ителгән исемле кылыч, патшабикәнең Пугачевны Мәскәүгә кадәр озата барган атаман Бородинга бирелгән алтын белән тегелгән күн перчаткалары, шулай ук тимер камера читлеге (анысы – копия). Шушы читлек белән Пугачевны Мәскәүгә алып баралар. Кечкенә генә агачтан эшләнгән йорт үзенең эченә никадәр экспонат һәм мәгълүмат сыйдырган! Шундый инде ул безнең тарих: эченә кереп китсәң, аннан чыгуы бик кыен. Маншук – Герой кыз Ә Җаек шәһәрендә тарихи урыннар байтак.
Әйтерсең лә, шәһәр үзе бер зур музей кебек. Биредә руслар, татарлар гына түгел, казах халкының бөек уллары һәм кызлары белән бәйләнгән урыннар да шактый, шундыйларның берсе Маншук Маметова белән бәйле. Әле дә исемдә, мәктәптә укыган чакта безнең Кече Рбишча мәктәбенең диварында “Илебезнең Советлар Союзы Геройлары” исемле стенд бар иде. Илебезнең Бөек Ватан сугышы елларындагы төрле халык геройларының фоторәсемнәре, кыскача тормыш юллары теркәлгән иде ул стендта. Шушы батырлар арасында ике казах кызы – Алия Молдагулова белән Маншук Маметова да бар иде. Кем уйлаган ул чакта, утыз елдан артык вакыт узгач, шушы герой кызларның туган илләренә сәяхәт кылып, аларның музейларында булачагымны?! Әмма бу нәкъ шулай булды! Әйе, кайчандыр без барыбыз да бер ил кешеләре идек, шушы казах кызлары да үзләренең туган илләре өчен дошманга каршы көрәшеп, үз гомерләрен жәлләмәгәннәр.
Хәзергесе көндә аларның исемнәрен урамнар, мәктәпләр йөртә, ә иң күп мәгълүмат музейларда тупланган дип уйлыйм. Без Маншук Маметованың музей йортында булдык. Биш залдагы экспозицияләргә аның бөтен кыска гомере сыйган. Ул 1922 елда Казахстан җирлегенең Гурьев өлкәсендә туа. Анарга Мансия исеме кушалар. Кыз бик шук булганга күрә, аны “моншалыгым” (“чәчкә”) дип йөртәләр. “Исемең ничек?” дип сораган кешегә, ул “Маншук” дип җавап кайтара. Биш яшендә Маншукны әтисенең ике туган абыйсы белән аның хатыны тәрбиягә ала һәм кыз абыйсы гаиләсенә Җаек шәһәренә яшәргә күчә. 1937 елда абыйсы репрессиягә эләгә, аның хатыны кызны үстереп, белем бирә. Сугыш башланыр алдыннан Маншук медицина институтына укырга керә, тик табиб булырга өлгерми, 1942 елның август аенда, унсигез яшендә фронтка китә. 100 нче укчылар бригадасында биш меңгә якын кеше, шулар арасында ике казах кызы була. 1943 елның 15 октябрендә Псков өлкәсенең Невель шәһәре өчен барган каты сугышларда аларның пулемет расчетыннан Маншук ялгыз гына кала, ләкин үз эшен дәвам итә.
Башына снаряд кыйпылчыгы кереп, бик каты яраланса да, пулеметтан атуын туктатмый һәм немец һөҗүменә комачаулый. Алар расчетны юк итәргә карар кылалар һәм Маншук позициясен миномет уты белән каплыйлар. Батыр кыз һәлак була. Безнекеләрнең ярдәме килеп җиткәндә, Маншукны пулемет янында табалар. Үзе үлсә дә, бармаклары пулеметының гашеткасына ябышкан була. 1944 елның март аенда Маншук Маметовага Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә 1982 елда, аның туган көне уңаеннан, Җаек шәһәрендә мемориаль музей ачыла. Ул утызынчы елларда Маншук яшәгән йортта урнашкан. Күбесе экспонатларны бирегә кызны тәрбияләп үстергән абыйсының хатыны Әминә апа биргән. Музей экспозициясендә узган гасырның утызынчы елларындагы шәһәр фатирларының көнкүреше тәкъдим ителгән. Ул елларда сандыклар, “Singer” тегү машинкасы, төрле тартмалар, караватка чигү япмалары, самавырлар көнкүрештә булган. Бу әйберләрнең барысы да музейда тупланган һәм йөз ел элек кешеләрнең ничек яшәгәнен аңларга мөмкинлек бирүче бер атмосфера тудыра. Музей коллекциясендә ике меңнән артык экспонат бар, хәтта Маншукның сугыштан язган алты хаты да сакланган. Шулай ук биредә “Маншук” дип язылган чын камчы да үз урынын алган. Бу камчы аңа ат чабышларының берсендә җиңү яулаган өчен бирелгән була.
Солдат каскасы, пулемет тасмасы өчен тартма һәм су фляжкасы кебек экспонатлар Маншук һәлак булган урыннан эзтабарлар тарафыннан табылган һәм аның музеенда үз урынын алган. Музейның төп идеясе дә шул бит инде – казах халкының батыр кызының фаҗигале һәм героик язмышын яктырту. Биредәге хезмәткәрләр Маншук Маметовага кагылышлы теләсә нинди мәгълүматларны бик тырышып җыя, алар ярдәмендә киләчәк буыннар да аның тормышы һәм батырлыгы турында белерләр дип киләчәккә өмет баглый… Ә музейның кульминациясе булып Казахстан Республикасындагы бердәнбер “Маншукның үлемсез батырлыгы” диорамасы тора. Шушында күрсәтелгән сюжет кемне дә битараф калдырмады, күбебез музейдан күз яшебезне тыя алмый чыктык. “Я, Раббым, ачы сугышлар кабатланмасын иде, аяныч үлемнәр булмасын иде!” – дигән фикерләр барыбызның да йөрәгендә иде. Җаек шәһәренең музейлары буйлап йөри-йөри, кич җиткәнен дә сизми калганбыз. Шулай да “Иске Җаек” музей комплексына да барырга өлгердек. Биредә татар, казах, рус, казак халыкларының көнкүреш әйберләрен дә күрдек, искиткеч экспонатлар бик күп. Мәсәлән, бөек Тукаебыз үз куллары белән тотып су эчкән тустаганны да үз күзләребез белән күрдек. Тукай дигәннән… Җаек шәһәре бит татар дөньясына иң беренче Тукай белән таныш. Димәк, алда безне Татар бистәсе һәм Тукай эзләре көтә.
Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Зур Рбишча
“Туган як” газетасы