Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген ул Якутск шәһәренә бара.
Эшлекле сәфәр программасы Якутск шәһәрендә 22-24 июньдә узачак Татарстан көннәрен үткәрү урыны белән танышуны үз эченә ала.
Шулай ук биредә “Татарстан-Якутия дуслыгы” аллеясына нигез салу урынын карау, Ысыах һәм Сабантуй милли бәйрәмнәре узачак “Усть Хатын” архитектура-этнография комплексына бару һәм милләттәшләребез белән очрашу планлаштырылган.