Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде.
Биредә ул “Җиңү Обелискы”, “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында болан-транспорт батальоннарында катнашучыларның батырлыгына”, “Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга ” һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
“Җиңү Обелискы” Нарьян-Марда 1965 елның 9 маенда ачыла. Төзелешнең инициаторлары – сугыш ветераннары советы җитәкчесе П. А.Березин һәм НАО хәрби комиссары А. М. Плюснин.
“1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында болан-транспорт батальоннарында катнашучыларның батырлыгына” һәйкәле 2012 елның 23 февралендә ачылган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында биш болан-транспорт эшелоны формалаштырган Ненец автономияле округында яшәүчеләргә багышланган.
“Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга ” монументының авторы – Белоруссия Рәссамнар берлеге әгъзасы, скульптор Игорь Николаевич Чумаков.