tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ненец автономияле округы хөкүмәте вәкилләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Ненец автономияле округы хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Ненец автономияле округы хөкүмәте вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев НАО Губернаторы урынбасары Юрий Хатанзейский  һәм Нарьян-Мар шәһәре башлыгы Олег Белак белән очрашты. Әлеге очрашу Васил Шәйхразыевның Нарьян-Мар шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.

Олег Белак үзенең чыгышы вакытында кунакларны сәламләде һәм Нарьян-Мар шәһәре, төбәкнең икътисади үсеше турында сөйләде.

Милли Шура рәисе ел саен Федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Ул аның тарихына да аерым тукталып, оешма быел 30 еллыгын билгеләп үткәнен ассызыклады.

Васил Шәйхразыев биредә эшләүче “Туган як” оешмасына күрсәткән ярдәмнәре өчен НАО хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.

Әлеге очрашу вакытында Ненец автономияле округының “Туган як ” татар-башкорт якташлыгы”  һәм Нарьян-Мар шәһәре администрациясе арасында килешү төзелде. Бу килешүгә Нарьян-Мар шәһәре башлыгы Олег Белак һәм оешма җитәкчесе Фаргат Кунаккузин кул куйды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*