tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Россия батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Россия батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Россия батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде.

Биредә ул “Җиңү Обелискы”, “1941-1945  Бөек Ватан сугышы елларында болан-транспорт батальоннарында катнашучыларның батырлыгына”, “Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга ” һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

“Җиңү Обелискы” Нарьян-Марда 1965 елның 9 маенда ачыла. Төзелешнең инициаторлары – сугыш ветераннары советы җитәкчесе П. А.Березин һәм НАО  хәрби комиссары А. М. Плюснин.

“1941-1945  Бөек Ватан сугышы елларында болан-транспорт батальоннарында катнашучыларның батырлыгына” һәйкәле 2012 елның 23 февралендә ачылган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында биш болан-транспорт эшелоны формалаштырган Ненец автономияле округында яшәүчеләргә багышланган.

“Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга ” монументының авторы – Белоруссия Рәссамнар берлеге әгъзасы, скульптор Игорь Николаевич Чумаков.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*