tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Илһам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры башланды
«Илһам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры башланды

«Илһам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры башланды

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Илһам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры башланып китте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров әлеге бәйге Бөтенроссия күләмендә уздырылачагын әйтте.

«Илһам чишмәсе» бәйгесе ничә еллар буе алып барылды. Быел әлеге бәйгедә катнашучылар санын, биографиясен киңрәк итеп, Бөтенроссия күләмендә уздырырга планлаштырабыз. Бәйгенең нигезе бар. Бу эшнең башы гына. Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Ул киңрәк», – дип сөйләде ул.

Ул барлык жюри әгъзаларына үзенең теләкләрен белдерде.

«Әлеге изге эштә сезгә уңышлар телим. Бәйгенең Бөтендөнья татар конгрессы карамагында булуы зур нәтиҗәләргә китерер дигән өметтә калабыз», – диде ул.

Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе И.Г. Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә.

Бәйгене «Меги» ачык иҗтимагый оешмасы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, «И.Г. Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбе вәкилләреннән торган комитет оештыра.

Җиңүчеләр исемлеге 18 февральдә Сарман муниципаль районында билгеле булачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*